Ришвәтчелеккә каршы көрәш – иң төп бурычларның берсе
Коррупция феномен буларак кешеләргә элекке вакытлардан бирле таныш. Ул җәмгыятебезнең иң борынгы һәм зур проблемаларының берсе.
Шулай да, өченче меңъеллык башында безгә аны тамырдан юкка чыгару насыйп булмады. Бүгенге көндә барлык дәрәҗә дәүләт хөкүмәтенең иң өстенлекле һәм төп бурычларының берсе булып коррупциягә каршы көрәш тора. Әлеге көрәштәге проблемалар турында коррупциягә каршы көрәш буенча эшләрне координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре - ТР Президенты коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә секторы мөдире Салават Рәхимов һәм ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештыру бүлегенең төп киңәшчесе Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе белгече Антон Савосин катнашты. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Эдуард Дияров алып барды. Эчке финанс контроле, сәламәтлек саклау, мәгариф, район хәрби комиссариаты эшчәнлегендә һәм җир, милек мәсьәләләре өлкәсендә кабул ителгән чаралар турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Җыелганнарда республикадагы коррупция торышы мониторингы нәтиҗәләре анализы зур кызыксыну уятты. Район хакимият башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова җыелганнарны тулы анализ белән таныштырды.
Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәзерге вакытта кешеләрне товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләрнең югары булуы борчый, шулай ук эшкә урнашу проблемасы, юлларның начар булуы, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы һәм башкалар. Ачыкланганча, халыкны борчыган проблемалар исемлегендә коррупция кебек мондый тискәре күренеш унөченче урын алып тора. Сораштырылган халыкның 7,5 проценты, коррупция бүгенге көндә җәмгыятебезнең иң актуаль проблемасы дип исәпли.
Гражданнарны вазыйфаи затка ришвәт бирүгә мәҗбүр иткән сәбәпләр бигрәк тә актуаль, бу илтифатлылыкка ирешү теләге яки вазыйфаи зат ягыннан тагын да сыйфатлырак эш булырга мөмкин. 34,8 процент респондент шулай саный. Ә 28,4 процент сораштырылганнар "бөтенесе дә ришвәт бирә, мин дә бирдем" дигән сәбәпне атый. Бераз гына азрак процент кешеләрнең үз проблемаларын законлы рәвештә хәл ителүен көтәргә вакытлары юк. Көткәнче, ришвәт бирүең яхшы, дип саныйлар алар. Андый кешеләр - 24,8 процент.
Һәм 91,5 процент кешеләр ришвәтчелек факты турында хәбәр итмәгәннәр. Аларның 50дән артык проценты моның кирәк булмавын атый, 30дан артык проценты бөтенләй файдасыз булуын әйтә, 12,2 проценты моның хәтта куркыныч булырга мөмкинлеген ассызыклый.
Ришвәтчелек проблемасын законны катгыйландыру хәл итә ала, дип саный 59,9 процент сораштырылганнар. 40,8 процент бюджет средстволары чыгымын җитдирәк контрольдә тотарга кирәк дип уйлый, 35,3 процент респондентлар ришвәтчелекне юкка чыгару өчен коррупциягә каршы караш формалаштырырга, халыкның хокук белемен арттырырга кирәк дип җавап кайтарды. 16,9 процент сораштырылганнар кешеләр ришвәттән башка да үз иминлекләре белән канәгать булсыннар өчен, дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итә.
Халык хәзергәчә ришвәтчелек колач җәйгән тармак дип Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясен саный, аннан соң табиблар, медицина хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре килә.
ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә секторы мөдире Салават Рәхимов муниципаль хезмәткәрләрне һәм җирле депутатларны керем һәм чыгымнар, милек характерындагы мал-мөлкәт һәм бурычлар турындагы белешмәләрне тутыруга бик җитди карарга чакырды.
Утырышка район башлыгы Эдуард Дияров йомгак ясады:
- Безнең һәрберебез үз эшенә игътибар белән карарга тиеш. Бары тик уртак көч белән генә без коррупциягә каршы көрәштә тиешле нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia