Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришвәтчелекнең тамырын бергәләп корытабыз

Икенче чакырылыш Питрәч муниципаль район Советының соңгы утырышында депутатлар игътибарына районда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе тәкъдим ителде. Бу турыда район башлыгының әлеге мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Валентина Урысова чыгыш ясады. Шушы арада хәбәрчебез Валентина Исаковна белән әңгәмә дә корып алды.

- Ришвәтчелек мәсьәләсе бүген җәмгыятьне борчыган темаларның берсе. Вакытлы матбугатта һәм телевидениедә шушындый гамәлләрне ачучы материаллар бик еш бирелә. Сез район Советы утырышында депутатларны коррупциягә каршы сәясәт чаралары белән таныштырдыгыз. Бу программа ничек гамәлгә ашырыла, Валентина Исаковна?
- Районда коррупциягә каршы чаралар комплексы эшләнгән. Аерым алганда, җирле үзидарә органнарында 55 норматив хокукый акт кабул ителгән, шул исәптән коррупциягә каршы эшнең торышына шәхси җаваплылык, шулай ук хезмәткәрләрнең бүләкләр алуы турында хәбәр итү дә. Коррупция ихтималы турында бәяләмә дә.
- Аныграк итеп әйтегез әле, зинһар!
- Росреестрда "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итү күпфункцияле үзәге оештырылды. Районда коррупциягә каршы һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт вазифаларына карата мөнәсәбәте һәм мәнфәгатьләрне көйләү таләпләрен үтәү буенча комиссия эшли; бу золымга юл куймау һәм башка хокук бозуларны киметүне күзәтүче җаваплы кешеләр билгеләнгән; һәрбер субъектта эшләүче анык бер затлар даирәсе эшли. Боларның бөтенесе кадрлар эшен активлаштырырга мөмкинлек бирде. 97 муниципаль хезмәткәр һәм 45 муниципаль учреждение җитәкчесенең 2013 елга керем декларациясен тиешенчә тутыруы тикшерелде. Мәгълүматлар район сайтында басылып чыкты. Җирле үзидарә органнарына җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгәннәр эләкмәве уңаеннан җентекле эш алып барыла. Контроль-счет палатасы рәисе белән берлектә тармак эшчәнлегендә коррупция булу-булмавы уңаеннан 10 тикшерү булды.
- Җәмгыятьтә әлеге золымны киметү өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?
- Беренчедән, барлык җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль учреждениеләрдә 2014-2015 елларга урыннарда эш итү өчен коррупциягә каршы комиссияләр төзелергә тиеш. Муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар алып кайту, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар биргәндә, намуслы эшләүне һәм объективлык, ачыклык принцибын сакларга кирәк. Аннары муниципаль органнар эше халыкка билгеле булырга тиеш. Шуны да искәртеп үтәсем килә, район сайтында онлайн режимында " Интернет-кабул итү" бүлеге эшли. "Коррупциягә каршы көрәш" бүлегендә башкарылган бөтен эш, шул исәптән, "Кайнар линия" телефоннары турында мәгълүмат бар. Бу гражданнарга коррупция турында хәбәр итү мөмкинлеге бирә. Онлайн режимында халык өчен анкеталар да бар. "Бәйсез антикоррупция экспертизасы" электрон сервисы төзү проектларны гадиләштереп урнаштырырга һәм аларны күзәтеп барырга мөмкинлек бирә.
- 2012-2014 елларга кабул ителгән коррупциягә каршы комплекслы программаны гамәлгә ашыруда уңышлар бармы?
- Тулаем алганда, уңай күренешләр бар. 2014 ел мониторингы мәгълүматларына караганда, коррупциягә юлыккан респондентлар саны кими бара (районда - 2,2 процент). Соңгы ике елда район халкы җирле администрация эшеннән канәгать. Питрәч районында чиновниклар коррупциясе, халык фикеренчә, беренчел проблема булып тормый. Ул булса да, әһәмиятле түгел (17,8 процент). "Халык контроленә" мөрәҗәгать итүләр санына караганда, район 8 нче позициядә тора (10 мең кешегә исәпләгәндә гражданнардан 21 мөрәҗәгать туры килә). Бу кеше тормыш-көнкүрешендә хакимият органнары эшчәнлегенең җитәрлек түгеллеген раслый. Татарстан Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинетына 2011 елдан 2014 елның беренче яртыеллыгына кадәр гражданнардан коррупция фактлары турында 8 мөрәҗәгать кергән. Район мәктәпкәчә белем бирүдә "коррупцион риск" зонасына керә. Әмма халык мәктәпкәчә белем бирү сыйфатыннан канәгать. Бу күрсәткеч 100 процент. Медицина хезмәтеннән канәгатьсезлек респондентларның 15 процентын тәшкил итә. Сүземне тәмамлап, коррупциягә юлыкканда законлы эш итәргә һәм үзегез дә моңа юл куймаска кирәклеген киңәш итәр идем. Активрак булыгыз, золымга каршы бергәләп көрәшик.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы эшен активлаштыру рейтинг бәяләмәсендә Питрәч районы 16 нчы урында тора. Әлеге рейтинг 30 позициядән гыйбарәт. Районда вазифаи җинаятьләр 10 мең халык санына 10,6 берәмлек туры килә, шул исәптән: ришвәт алу -1; ялган документлар бирү - 23; вазифасын арттыру - 8. 2 кеше коррупцион җинаять өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса