Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Һәркемгә минеке кебек картлык телим

Кеше хәтере - гаҗәеп нәрсә, җептән тартып җибәрергә генә кирәк, һәм йомгак сүтелә башлый, һәм вакыйгалар, кичә генә булган кебек, күз алдына килеп баса.

Юбилее көнне безгә Ленино-Кокушкино авылыннан Нәҗмиева Мәдинә Шиһап кызы белән сөйләшеп алу бәхете елмайды. Шунысы гаҗәп, үзенең 95 яшендә ул сиксән елдан артык элек булган вакыйгаларны хәтерли.

Ул хәзерге Яшел Үзән районы Татар Танае авылында туа. Аларның гаиләсе зур һәм нык була. Күп сандагы революцион дулкынлануларга карамастан, яхшы йорттагы тормыш хәтта ХХ гасырның беренче унъеллыкларында да чагыштырмача тыныч бара. Әмма, 1930 елларда бу тынычлыкны бозалар - коллективлаштыру, кулак малын тарату, сөргенлек, репрессияләр.

- Минем әтием искиткеч кеше булды. Әгәр дә мин оҗмахка эләккәч, миннән "Үзең янында, беренче чиратта, кемне күрергә телисең?" дип сорасалар, мин аның исемен атар идем. Әтинең ике хатыны һәм унөч баласы булды. Аның беренче хатыны Фатыйманы, без, икенче хатын балалары, үз әниебез кебек яраттык һәм хөрмәт иттек, аны өлкән әни дип атадык. Һәм менә шундый тату, нык гаилә бер көнне таркалды. Безне кулак гаиләсе дип игълан иттеләр. Әтине атып үтерергә хөкем бирделәр. Ләкин ул бик белемле кеше иде, үзен чын адвокат кебек яклады һәм аның эшен кире карауларыннан, хөкем карарын йомшартуларына иреште - аны ун елга сөргенлеккә җибәрделәр. Әнине дә Караганда хатын-кызлар лагеренә билгеләделәр, - дип исенә төшерә Мәдинә Шиһаповна.

Ул үзе абыйларының берсе һәм апасы белән Мамадыш балалар йортына эләгә. Башта кулак гаиләсенең иң кечкенә балаларын Казандагы балалар йортына алып киләләр.

Шуның нәтиҗәсендә, аларның өлкән абыйлары, булачак татар язучысы Афзал Шамов ул чагында сабыйларны бер-берсеннән аермауларын сорый, һәм өч бала бер балалар йортында булалар.

- 1934 елда әнинең сөргенлек вакыты тәмамлана. Аңа туган авылына яисә инде Казанга кайтырга рөхсәт бирмиләр. Шул рәвешле, ул Уралда булып чыга, бакыр эретү заводына эшкә урнаша. Һәм, иң мөһиме, башта балаларының кайсы кайда булуын белмәсә дә, безне кабат үз канаты астына җыя алды. Ул вакытта абыйларымның берсе инде Казахстанда башка гаиләдә яши иде, шулай да, әни хәтта аны да үзе янына алып кайта алды. Моннан тыш, аның янында безнең өлкән әниебез Фатыйма өчен дә урын табылды, - дип сөйләвен дәвам итә Мәдинә Шиһаповна.

- Әти башта Соловец лагерендә булды, аннары Беломорканал төзүдә катнашты. Аның соңгы сөргенгә җибәрелү урыны - Вологда өлкәсе. Аның туган ягына кайтырга да хокукы юк иде. Әмма аны, әлбәттә инде, бирегә тарта. Ул Нократ Аланына кайтырга карар итә. Өлкән әни һәм апалар аның янына баралар, аңа терәк булалар. Ул 1939 елда үлә.

Сугышка кадәр Мәдинә Нәҗмиева Свердловскта педагогика училищесын тәмамлый. Сугыш елларында шул ук өлкәдә Красноуфимск районы авылларында укытучы булып эшли, шуннан соң Пермь өлкәсендә Яңа Ашап авылы мәктәбендә хезмәт күрсәтә. Анда ул Казаннан булган яшь укытучы Сәлимә белән таныша, ул бирегә юнәлеш буенча эләккән була. Ул Казанга кайтырга тели һәм дус кызын аның белән бергә барырга күндерә. Шулай, Мәдинә Шиһаповна туган республикасына кайта. Аны Ленино-Кокушкино авылына эшләргә җибәрәләр. Монда ул география фәнен укыта. Язмыш ихтыяры буенча, соңгы елларда аның янәшәсендә яхшы кешеләр генә була. Бүген аны Флүзә Зәйнетдинова карый.

- Ул бик актив, скандинавия йөреше белән шөгыльләнә, тренажерда күнекмәләр ясый, - дип сокланып сөйли ул аның турында.

- Мин Флүзәгә бик рәхмәтле. Ул минем турында бик яхшы кайгырта, мин һәркемгә минеке кебек картлык телим, - ди Мәдинә Шиһаповна.

Юбилярның кунаклары күп булды. Туган көне белән аны район башлыгы Эдуард Дияров, күп еллар буе эшләгән мәктәп коллективы, чыгарылыш укучылары һәм шулай ук күп сандагы дуслары һәм күршеләре котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: юбиляр