Роспотребнадзор рейслары тоткарланган пассажирлар өчен кайнар линия ачты
Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Роспотребнадзор авиарейсларны тоткарлау, гамәлдән чыгару яки күчерү белән очрашкан пассажирлар өчен кайнар линия ачылу турында игълан итте.
Гражданнар билет өчен акчаларны кире кайтару, билетларны алмаштыру һәм мораль зыянны да кертеп, авиакомпанияләрдән компенсация алу белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр ала ала.
Ведомствода искә төшерүләренчә, рейс тоткарланган очракта пассажир очудан баш тартырга һәм акчаны кире кайтарырга хокуклы. Шулай ук зыянны каплауны, мораль зыянны компенсацияләүне һәм ташучыдан илтү срокларын бозган өчен штраф түләтүне таләп итәргә мөмкин.
Халыкара очышлар очрагында Россия тарафыннан имзаланган халыкара килешүләр нигезләмәләре кулланыла. Моннан тыш, озак вакыт тоткарланган пассажирларга түләүсез өстәмә хезмәтләр күрсәтелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа