Росреестр җир кишәрлекләре хуҗалары өчен кайнар линия үткәрәчәк
Чара 1 сентябрьдән РФ Хөкүмәтенең яңа карары үз көченә керүгә багышлана
Иртәгә, 27 ноябрьдә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир кишәрлекләре милекчеләре өчен тематик кайнар линия оештыра. Чара 1 сентябрьдән РФ Хөкүмәтенең торак пунктлар җирләреннән, шулай ук бакча һәм яшелчә кишәрлекләреннән файдаланмау билгеләрен билгели торган яңа карары үз көченә керүгә багышлана.
Кайнар линия барышында җир хуҗалары кишәрлекләрне файдаланмауның яңа критерийлары турында аңлатмалар һәм мөмкин булган хокук бозуларны бетерү өчен җирләрне тиешле хәлгә китерү буенча тәкъдимнәр ала алачак.
Питрәч районында яшәүчеләр өчен консультацияләр 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 8 (843) 673-12-07 телефоны буенча үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia