Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиядә аучыларга яңа таләпләр кертелә

Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итте.

2025 елның 1 сентябреннән «Ау турында» Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Аучылык билеты алган кешеләр 100-200 сораудан торган тест узарга тиеш булачак.

«Болар барысы да хокук бозулар куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Белемнәрне тикшерү буенча Федераль закон таләпләрен үтәү өчен махсус җиһазландырылган кабинет кирәк булачак», - диде Батков.

Аның мәгълүматлары буенча, ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты автоматлаштырылган программа комплексы сатып алырга планлаштыра. Булачак аучылар ЮХИДИда имтихан тапшыру системасы аналогиясе буенча тест узачак дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса