Россиядә чәк-чәккә ГОСТ кабул иттеләр
Норматив җитештерүчеләргә продукт булдыру өчен төгәл ориентир бирә
Росстандарт традицион чәк-чәк десертын әзерләүгә беренче милли стандартны раслады. Документ популяр ризыкның рецептурасына, сыйфатына һәм тышкы кыяфәтенә бердәм таләпләр куя.
ГОСТ буенча, классик чәк-чәкнең бал яки шикәр сиробы белән капланган өслеге тигез булмаска тиеш, конус, пирамида яки ярымшар формасында булырга тиеш. Ул майда кыздырылган, калынлыгы 1 см дан артмаган камыр таякчыклардан тора. Төсе – алтынсудан алып ачык көрән төскә кадәр, көймәгән булырга тиеш. Әзерләү өчен югары сортлы продуктлар кулланырга кирәк.
Стандарт шулай ук консистенцияне, исне, төрү, саклау һәм транспортлау кагыйдәләрен регламентлый. Чикләвек, кипкән җиләк-җимеш яки кунжут белән бизәү рөхсәт ителә, әмма база составы үзгәрешсез калырга тиеш.
Норматив җитештерүчеләргә традицияләргә туры килә торган продукт булдыру өчен төгәл ориентир, ә сатып алучыларга «чәк-чәк» маркировкасы астында сыйфат гарантиясе бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia