Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиядә яңа һөнәри бәйрәм расланды

Ул җәй уртасында билгеләп үтеләчәк.

Россиядә яңа һөнәри бәйрәм - Архитекторлар көне - расланды.

Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу бәйрәм җәй уртасында, июльнең беренче дүшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган инде.

Әлеге инициативаның авторлары - Россия Архитекторлар берлеге һәм РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. Соңрак аларның тәкъдимен Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге, РФ Фәннәр академиясе дә хуплады.

Хөкүмәттә билгеләп үткәнчә, Архитекторлар көне әлеге һөнәрнең абруен күтәрергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса