Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә рәсми рәвештә «яшь хезмәткәр» төшенчәсе кертелә

Яшьләр сәясәте турындагы законга үзгәрешләр кертелә.

Россиядә «яшь хезмәткәр» дип, квалификациясенә һәм белеменә карамастан, өч елдан да артык эш стажы булмаган 35 яшькә кадәрге Россия гражданы аталачак. Моннан тыш, бу билгеләмә яшь белгечтән аерым тора. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин имзалаган хокукый мәгълүматның рәсми порталындагы документта күрсәтелгән.

Шул ук вакытта яшь белгеч — ул укуын тәмамлаган һәм белгечлеге буенча беренче тапкыр эшкә урнашкан хезмәткәр, «шул исәптән төп һөнәри белем бирү программалары һәм (яки) һөнәри белем бирү программалары буенча уку чорында алган хезмәт стажына ия кеше». Аның да яше 35 яшьтән артмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса