Россиядә туризм өлкәсендә бердәм цифрлы мәйданчык булдырачаклар
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның Кремль сайтында чыккан йөкләмәләре исемлегеннән билгеле булды.
Россиядә туризм өлкәсендә бердәм цифрлы мәйданчык булдыру планлаштырыла. Аны эшләү һәм эшләтеп җибәрү Россия Хөкүмәтенә йөкләнгән.
Билгеләп үтелгәнчә, платформада кунакханәләр һәм башка урнаштыру чаралары, җәмәгать туклануы объектлары турында белешмәләр, экскурсоводлар, озатып йөрүчеләр һәм транспорт хезмәтләре турында мәгълүмат җыела.
Моннан тыш, ресурс туристлык хезмәтләре базарында катнашучылар тарафыннан хезмәтләрнең үтә күренмәлелеген һәм иминлеген арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Платформада эшләү өчен идентификация системасы каралган.
Шулай ук платформада кулланучылар һәм башкалар соравы буенча сәяхәтләр турында комплекслы тәкъдимнәр формалаштырылачак.
Моннан тыш, Россия Президенты «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында кайбер йөкләмәләр бирде. Аерым алганда, бу диңгез һәм Байкал яр буйларында ел әйләнәсендә эшли торган 8 курорт булдыруга кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа