Россиядә бала туу турында таныклык алу өчен онлайн сервис барлыкка килде
Бу хакта Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоровка сылтма белән Россия Хөкүмәте Telegram-каналында хәбәр ителә.
Россиядә бала туу турында таныклык алу өчен Хезмәтләр порталында онлайн сервис барлыкка килде. Таныклыкны ЗАГСка бармыйча гына алырга мөмкин.
Шулай ук әлеге сервис ярдәмендә Пенсия фондында онлайн-теркәлү, СНИЛС һәм ИННны автомат рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа