Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиядә чит ил паспортын бирү тәртибе үзгәрде

Иске үрнәктәге шәхес таныклыгын рәсмиләштергәндә ике мең сумлык дәүләт пошлинасы, ә яңа үрнәктәге документ өчен биш мең сум түләргә кирәк.

30 майдан Россиядә Эчке эшләр министрлыгының чит ил паспортларын рәсмиләштерүнең яңартылган регламенты турындагы боерыгы үз көченә керәчәк. Бу турыда «Парламентская газета» хәбәр итә.

Документ нигезендә үзгәрешләр читтә яшәүче гражданнарга кагылачак. Алар чит ил паспорты ала алачак, әмма моның өчен аларга Россиягә кайтырга туры киләчәк. Паспортны әзерләү вакыты элеккечә яшәү урыны буенча гариза бирүчеләр өчен бер ай һәм аны тору урыны буенча рәсмиләштерергә теләүчеләр өчен өч ай тәшкил итә.

Иске үрнәктәге шәхес таныклыгын рәсмиләштергәндә ике мең сумлык дәүләт пошлинасы, ә яңа үрнәктәге документ өчен биш мең сум түләргә кирәк. Шул ук вакытта гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән һәм югалган яки бозылган документны алыштырырга теләүче россиялеләрне пошлина түләүдән азат итәчәкләр.


ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса