Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Росстат халык санын алуны 2021 елга күчерергә тәкъдим итте

Элегрәк Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның 1-31 октябрендә узачак дип планлаштырылган иде.

Халык санын исәпкә алу цифрлы технологияләр кулланып узачак. Төп яңалык - кешеләр дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыра алачак (Gosuslugi.ru). Йортлар буенча йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, “Мои документы” күп функцияле үзәкләрендә дә исәпкә алынырга мөмкин булачак.
Шунысы кызык, Россиядә халык санын исәпкә алу беренче тапкыр 1897 елда узган. Мәгълүматлар илнең социаль-демографик портретын: мәшгульлек һәм мәгариф дәрәҗәсен, бөтен ил буенча да, Татарстан (ул вакытта – Казан губернасы) буенча да туучылар һәм үлүчеләр санын белергә ярдәм иткән.
Халык санын алу нибары бер көн дәвам иткән, әмма мәгълүматларны 1905 елга кадәр эшкәрткәннәр. Статистика ике томда нәшер ителә, ә губерналар һәм өлкәләр буенча мәгълүматлар - 119 чыгарылышта. 14 чыгарылыш Казан губернасына багышланган.
1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Казан губернасында 2 миллионнан артык кеше исәпләнгән. Ул Россия империясе губерналары арасында 20 нче урынны алып торган.
Бу статистик мәгълүматлар тикшерүчеләр һәм тарихчылар өчен дә, шулай ук Татарстанның хәзерге халкы өчен дә бик мөһим. Чөнки бу безгә халык саны турында гына түгел, ә бәлки социаль катламнар, дин, грамоталылык, туган тел һәм башкалар турында да сөйли. Халык санын алу – зур тарихи вакыйга, анда без барыбыз да катнашачакбыз, ә соңрак киләчәк буыннар да алынган мәгълүматларны җентекләп өйрәнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса