Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ростуризм кешбэк белән турлар сатылу туктатылу турында хәбәр итте

Сәбәбе – аның өчен билгеләнгән акчалар бетү.

Ростуризм башлыгы Зарина Догузова беренче мартка каршы төндә кешбэк белән сатыла торган турларны ябу турында хәбәр итте. 

Аның сүзләренә караганда, әлеге акциядән 700 мең россияле файдаланган. Кешбэк белән 12 млрд сумга турлар сатып алынган.

Программаның әлеге этабына планлаштырылган сумма тулысынча диярлек туристларга күчерелде. Әлеге вакытта кешеләрнең банк карталарына 2,5 млрд сум акча кайтарылды. Шул сәбәпле беренче мартка каршы төндә сату ябылачак, – дигән җитәкче.

Исегезгә төшерәбез, туристик кешбэкларның чираттагы этабы 18 гыйнварда башланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса