Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: "Республикада гражданнар мәнфәгатен кайгыртып, массакүләм чараларны үткәрүгә чикләүләр кертелде" 

Татарстан Республикасында махсус режим кертелде, ул 15 апрельгә кадәр гамәлдә булачак. 

(Питрәч, 14 март, "Питрәч-инфом"). Татарстан Республикасы башлыгы коронавирус үтеп керү куркынычы янау сәбәпле кертелгән махсус санитар-эпидемиологик режимның барлык таләпләрен катгый үтәргә кушты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 
«Республикада әлегә бернинди куркыныч янамый, бу саклану чаралары. Без бу куркыныч булмасын өчен барысын да эшлибез. Кешеләр шуны аңларга тиеш: әгәр дә без бару, кайту юлларындагы тышкы периметрны контрольдә тотмасак, катлаулы хәлдә кала алабыз", - диде ул. 
Президент дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит ил командировкаларын гамәлдән чыгарырга боерды. Татарстанда массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүгә чикләүләр дә кертелде. 
Республикада тәүлек буе эшли торган кайнар линия эшли: +7(843) 296-02-24. 
Авыру очраклары булганда белгечләр мәҗбүри рәвештә табибка консультация сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. 
Шулай ук республика халкына илдән читкә чыгудан тыелырга тәкъдим ителде. Алда торган язгы каникуллар белән бәйле рәвештә, балаларның сәламәтлеге өчен чит илләрдән чыгулардан баш тартырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса