Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рус Казысы авылында наркомания һәм эчкечелеккә каршы көрәш көнен билгеләп үттеләр

Үзәктә хәзер 22 кеше исәпләнә, алар республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән.

Рус Казысы авылында чиркәү каршында бәйлелектән интеккән кешеләр өчен «Ковчег» тернәкләндерү үзәге эшли. Алар Казан епархиясе активистлары һәм мәхәллә кешеләре белән бергә Наркомания һәм эчкечелеккә каршы көрәш көнен билгеләп үттеләр.

Бу көнне авырулардан җәфа чигүчеләргә догалар укылды, благочинныйлар ярдәмчеләренең аеклык темасына киңәшмәләре узды. Төшке аштан соң кечкенә генә мәйданда пычаклар ыргыту, кылыч сәнгате буенча мастер-класслар оештырылды. Үзәктә дәваланучылар җитештергән продукцияне дегустацияләү булды. Кунаклар эремчек, икмәк, казылык татып карадылар.
Бер атна элек үзәк каршында тимерче остаханәсе ачылды. Анда металлдан сувенирлар һәм көнкүреш әйберләре ясарга өйрәтәләр. Бина буйлап мини-экскурсия да үткәрделәр. Кунакларга металлдан розалар ясау процессын күрсәттеләр.
Үзәктә тернәкләнү якынча бер ел дәвам итә. Дәваланучылар үзәк территориясендә яшиләр һәм көнгә ике тапкыр - иртән һәм кичен чиркәүгә гыйбадәт кылырга йөриләр. Калган вакытта алар хезмәт терапиясе үтә. Берәүләре хуҗалыкта дуңгыз, тавыклар, бозаулар карый. Аларга азыкны үзләре әзерлиләр. Калганнары бакчада кыяр, помидор, бәрәңгегә су сибәләр һәм чүп утыйлар. Шул рәвешле, алар үзләрен яшелчә, ит, сыр, сөт белән тәэмин итәләр.

Хезмәт, ураза һәм догалар ярдәмендә безнең тәрбияләнүчеләр аек фикерли башлыйлар, начар гадәтләрдән арыналар, - диде Благовещение гыйбадәтханәсе рухание, иеромонах Силуан. 

Атнага өч тапкыр алар белән психолог Максим Каблуков эшли. Башта авыру белән аның тормышын һәм гамәлләрен анализлыйлар, дөрес нәтиҗәләр ясарга булышалар, аннары ул тәүбәгә килә һәм гыйбадәткә керешә башлый.

Без өч этаптан торган программа эшләдек: акылга килү, Ходайга якынаю, җәмгыятькә кире кайту. Моннан киткәч, тәрбияләнүчегә яңа тормыш башларга туры киләчәк. Аралашу даирәсен, кайчагында – эш һәм хәтта яшәү урынын үзгәртергә кирәк. Без аны кыенлыклары белән ялгызын гына калдырмыйбыз, һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз, - дип сөйләде психолог.

Кешеләр үзәккә үз теләкләре белән килә, аларны беркем дә көчләп тотмый. Күпләр башта бу урынны карарга гына килә. Ә аннары кире әйләнеп киләләр һәм монда озакка вакытка тоткарланалар.

Бу операция ясап, бер атнадан соң “сәламәтләнде” дип чыгаручы  хастаханә түгел. Безгә тернәкләнү өчен күбрәк вакыт кирәк, - ди үзәктә яшәүчеләрнең берсе Николай. - Без зур үзгәрешләргә кечкенә адымнар белән барабыз. Үзәктә булу миңа ярдәм итә дип ышанып әйтә алам, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса