Рус Казысындагы Благовещение чиркәве каршында социаль яраклашу үзәге ачылды
Биредә туры юлдан тайпылганнарга ярдәм күрсәтелә
Благовещение чиркәве каршында инде унбиш ел буе эшләп килә торган йортсыз калганнарга һәм бәйлелектән интеккәннәргә ярдәм итүче уникаль үзәктә истәлекле вакыйга булды. Биредә социаль яраклашу үзәгенең яңа ике катлы корпусы тантаналы рәвештә ачылды. Бу проект иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан һәм тормышларын яңа биттән башларга теләүчеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Проектның инициаторы һәм рухландыручысы — Благовещение чиркәве настоятеле иеромонах Силуан (Цапин).
– Ходай өчен коткарылган һәр җан мөһим. Изге эштә һәртөрле ярдәм бик кыйммәтле. Йортсызларга ялгызың гына ярдәм итү мөмкин түгел. Моның өчен фикердәшләрдән торган зур команда кирәк. Ходайның рәхмәте белән без аны туплый алдык, – ди Силуан атакай.
“Благовещение” үзәге үзенең уникаль “Өч адым” реабилитация программасы белән районнан читтә дә яхшы таныш: үзеңә, Аллага ышану, кешеләр арасына кайту. Биредә гадәти мәгънәдәге терапия юк. Послушание бар, моңа тимерчелектә, сыерлар һәм бозаулар фермасында, бакчада эшләү, келәүләрдә катнашу һәм православие дине нигезләрен үзләштерү керә. Хезмәт һәм иман аша кеше югалткан дәрәҗәсен һәм тормыш мәгънәсен яңадан таба.
Президент гранты акчасына (якынча 3 млн сум) салынган яңа корпус үзәккә 22 кеше урынына 40 кешене кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Якты икеөч кешелек бүлмәләрдә, кырык урынлык тәмле икмәк пешерелә торган ашханәдә кешеләр бары тик сыеныр урын гына түгел, ә яңа тормышка өмет тә ала.
Ачылу тантанасында кунаклар үзәктә яшәүчеләр белән аралаша алды. Николай исемле урта яшьләрдәге ир-ат монда эләккәч, үз юлын аңлый алуы һәм психологлар, хезмәт, иман ярдәмендә дөрес юлга басуы турында сөйләде. Ул клироста җырлый, кешеләр арасына чыга, ә авыр чакларында ярдәм сорап яңадан монда кайта.
Үзәкнең икенче бер кешесе монда каты җәрәхәт алганнан соң, барыр җире булмагач килгән. Менә инде ике ел ул монда: ярдәм ала һәм үзе дә кулыннан килгәнчә булыша. Үзәк директоры Майя Шильникова, элек телеканал продюсеры булып эшләгән кеше. Унбиш ел элек ул концерт белән килгән һәм Силуан атакай идеяләре белән илһамланган, хәзерге вакытта үз тормышын шушы хезмәткә багышлый.
– Үзәкне киңәйтү – бәлагә тарыган кешеләргә ярдәм итү өчен бик кирәк. Хәзер без күбрәк кешегә булыша алачакбыз, – ди Майя. – Күптән түгел Юрийны алып килдек. Ул подъездда яши иде, бернәрсә дә хәтерләми. Мондый тарихлар бик күп.
Үзәкнең ачылуы чиркәү тормышында гына түгел, иҗтимагый тормышта да зур вакыйга булды. Тантанада ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (УФСИН) пробация бүлеге җитәкчесе Олеся Шәфигуллина, район хакимияте һәм Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.
– Кешеләрнең тормышта үз урыннарын табуы бик мөһим, һәм биредә, аларга ярдәм итәләр, – дип билгеләп үтте Питрәч районы башлыгы урынбасары Азат Шәйхисламов.
УФСИН вәкиле үзәкнең аларга турыдан-туры буйсынмавына карамастан, аңа һәрьяклап ярдәм күрсәтүләрен һәм үсешен күзәтеп баруларын ассызыклады.
Силуан атакай һәм аның командасының планнары зурдан. Гыйбадәтханә һәм торак корпуслары урнашкан дүрт гектар җирдә яңа өч бинаның нигезе салынган. Җәй көне төзелеш башланачак. Хыяллары – буш калган авылны торгызу, моны кешеләр монда төпләнә алсын, гаиләләр корсын һәм хуҗалык итсен өчен эшлиләр. Максатлары шәфкатьлелек, хезмәт һәм иман тормышка кайту могҗизалары тудыра торган тулы канлы социаль авыл төзү.
Рус Казысында социаль яраклашу үзәге ачылу – ул яңа бина барлыкка килү генә түгел. Бу – өмет символы, якыннарыңа карата мәхәббәтнең гамәли чагылышы һәм кискен социаль проблеманы чишүгә кушылган өлеш. Бу – чиркәү, җәмгыять һәм дәүләт, көчләрен берләштереп, ялгышкан яки юлдан язган кешегә иң мөһим бүләкне – икенче мөмкинлекне бирә алуларының үрнәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia