Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәйхулла Галимулла улы Насыйбуллин 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Ул 15 елга якын районыбыз белән җитәкчелек иткән, район үсешенә зур өлеш керткән шәхес

Шәйхулла Насыйбуллин нык ихтыяр көченә ия булган, максатчан, үз-үзенә таләпчән шәхес. Бу сыйфатлар аңа зур эшләр башкарырга мөмкинлек биргән. Шуңа да күп кенә питрәчлеләр аңа бүген дә рәхмәтле.

Ул Салкын Чишмә авылында гап-гади гаиләдә туып-үскән. Әтисе үлгәндә аңа бары тик биш яшь кенә була. Фронтовик сугышта алган яраларыннан рәтләнә алмаган. Сугыш вакытында һәм сугыштан соң туган балалар – үзенчәлекле буын вәкилләре. Аларның балачаклары булмаган да диярлек. Аларга кечкенәдән олылар белән беррәттән авыр хезмәт башкарырга туры килгән.

Шәйхулла Галимулла улы белән дә шулай була. Сигезенче сыйныфтан соң ул, прицепщик булып эшкә урнаша, чөнки совхозда эшче куллар җитмәгән. Шул ук вакытта ул белем алырга да омтыла, Ленино-Кокушкино мәктәбе базасында кичке мәктәп ачыла, ул параллель рәвештә урта белем ала. Эштән курыкмаган һәм һәркем белән уртак тел таба белгән егеткә берсеннән-берсе җаваплырак эшләр йөкләгәннәр, сәләтле булуын күреп, Казан мастерлар мәктәбенә укырга җибәргәннәр, ул аны кызыл диплом белән тәмамлаган. Армиядән соң көчле һәм максатчан егетне туган Ленино-Кокушкино совхозына прораб итеп билгелиләр. Ул шул вакытта төзелеше тукталып торган Питрәч “Сельхозтехниасы”н төзегән.

Бу чорда ул үзенең мәхәббәтен очрата, гаилә кора, югары белем ала.

– Роза Ленино-Кокушкино мәктәбендә математика укыта иде, аны монда педагогия институтын тәмамлауга җибәргәннәр. Ул бик актив, аралашучан кыз иде, - дип сөйләде Шәйхулла Галимуллович. - Мин аңа бик рәхмәтле, гаилә, балалар тәрбияләү буенча җаваплылык аның өстендә булды.

Аны төзелеш-монтаж идарәсе директоры итеп билгеләү чын-чынлап ныклыкка тикшерү була. Оешманы ул бурычка баткан, ябылырга торган хәлдә кабул итә, монда тәртип урнаштыру мөмкин булуына беркем дә ышанмаган ул вакытта. Шәйхулла Галимуллович бирешми, аның үҗәтлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә СМУ районның әйдәп баручы оешмасына әверелә. Әлеге оешма соңыннан күп кенә йортлар һәм социаль объектлар төзи. Киләсе эш урынында, Ленино-Кокушкино совхозы директоры булганда да, аңа шул ук юнәлештә эшләргә туры килә: дәүләт бурычларын түләргә, хезмәт хакларын һәм җитештерү күрсәткечләрен арттырырга. Моның нинди көч һәм чыдамлык таләп итүен, ул, мөгаен үзе генә беләдер.

– Җитәкче булырга өйрәнеп буламы, әллә бу талантмы? – дип сорадым аннан.

– Барысы да кешенең үзеннән тора, ул үз өстенә җаваплылык аламы, әллә юкмы бу шуңа бәйле. Талантны хезмәт белән үстереп торырга кирәк, – ди ул. – Мин үз вакытында бик күп гаҗәеп җитәкчеләр белән эшләдем. Бу Кощактан Вәлиев Нәгыйм Бариевич, Кәвәлдән Ларионов Иван Федорович, Шәледән Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗанович. Мин алардан өйрәндем, аларның планеркаларны алып баруларын, башка җитәкчеләр, чит оешмалар белән ничек аралашуларын күрдем, үземдә шундый ук сыйфатлар булдырырга тырыштым, – дип искә ала Шәйхулла Галимуллович.

Ул сигез елдан артык Биектау районында эшләгән. 1998 елда туган Питрәч районын җитәкли. Бу бик авыр вакытлар – туксанынчы еллар. Мәңгелек дип ышанган тәртипләр юкка чыккан вакыт, барысын да яңадан төзергә, торгызырга, уйлап табарга, кешеләрнең хакимияткә ышанычын кире кайтарырга кирәк чор. Ә моның өчен вакыт, көч, сәламәтлек һәм бөтен күңелеңне биреп эшләү таләп ителә.

Шәйхулла Галимулла улы җитәкләгән унбиш ел эчендә Питрәч районы, туган җиребез, авылларыбыз танымаслык булып үзгәрде. Күп еллардан соң да күпләр аңа рәхмәтләрен белдерә. Һәм бүгенге көн дә безгә халыкка үз җитәкчесе, якташы кирәк булуын раслый, чөнки аның өчен һәр кеше якын, һәр проблема шәхси. Шәйхулла Галимулла улы берничә ел элек үзенең туган авылында үз хисабына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл куйдырган, бүгенге көнгә кадәр җирле мәчет эшендә, зиратны тәртиптә тотуда ярдәм итә.
 

Бүген Шәйхулла Галимулла улы 75 яшьлеген билгеләп үтә. Без аны котлыйбыз һәм аңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса