Саклану министрлыгының Татарстандагы хәрби вәкиллеге башлыгы ришвәтчелектә гаепләнә
Җинаять эше кузгатылган
Татарстан хокук сакчылары Россия Саклану министрлгының хәрби вәкиллеге башлыгын тоткарлады, ул аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.
Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир-ат Кырымда һәм СВО зонасында Саклану министрлыгы ихтыяҗлары өчен гомумгаскәр билгеләнешендәге автомобильләрнең техник күзәтчелек итү турындагы дәүләт контракты буенча документларны килештерүдә ярдәм иткән өчен ришвәт алган.
«Ришвәт алу» һәм «Дәүләт оборона заказын үтәгәндә вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia