Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәле авылында сугышчыларга ярдәм җыялар һәм маскировка челтәрләре үрәләр

Заманча сугышта маскировка гаять зур әһәмияткә ия

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөлфия Гыйниятова әйтүенчә: “Махсус хәрби операция һәм аның геройлары тарихка кереп калачак. Шулай ук без дә, фронт өчен тырышучылар, Җиңүгә үз өлешләрен кертүчеләр, сугышчыларыбызның гомерләрен саклап калучылар да тарихны язучылар!”.

Заманча сугышта маскировка гаять зур әһәмияткә ия – сугыш кырында гына түгел, тылдагы территорияне авиация, разведка иярченнәре, ә хәзер тагын бик күп пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә ерактан күзәтеп торалар. Исән калу һәм материалларны саклап калу өчен хәрбиләргә күренмәслек итеп яшеренергә кирәк. Маскировка челтәрләре шушы бурычны үти дә инде. Аларга ихтыяҗ шулкадәр зур, оборона сәнәгатенә ярдәмгә халык инициативасы кушылган – маскировка челтәрләре үрү төркемнәре бөтен илдә барлыкка килде, бу эшчәнлеккә волонтерлар кушыла.

Шәле авылыннан махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүчеләрне волонтерлар дип әйтәсе дә килми – волонтерлар чит кешеләргә ярдәм итә, ә шәлелеләрнең барысы да шулкадәр гади һәм табигый килеп чыга, күрше күршесенә, дус дустына булышкан кебек.

– Зөлфия безгә ватсапка язып җибәрә һәм без ярдәм итәргә киләбез, – дип аңлатып китте, тукымадан тасмалар кискән җиреннән бүленеп Мөслимә Гаянова. - Без бит гади кешеләр, үз солдатларыбыз өчен борчылабыз, көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә телибез. Үз эшебез белән, акчалата. Әйберләр җыябыз – күлмәкләр, юрганнар.

– Хәрби операциянең беренче көннәреннән үк без авылдашларыбыз белән сугышчыларга ярдәм итәргә кирәк дигән фикергә килдек, – дип сөйли Зөлфия Гыйниятова. – Гуманитар ярдәм җыйдык. Халыктан җыелган акчага солдатларга, аларның үтенече буенча, кул пычкысы, электрогенератор, “Мавик” дроны, термокием, оекбашлар, азык-төлек сатып алынды һәм җибәрелде. Шулай ук махсус материаллардан бик күп балаклавалар, җылы толстовкалар, плащлар тектеләр, оекбашлар бәйләделәр.

– 2023 елның февралендә инициатив төркем белән сугышчыларга ярдәмне илтүдә үзем катнаштым, – дип искә ала Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов. – Биш машина йөк төядек, 19 февральдә киттек, 1 мартта кайттык. Җиде полкта булдык. Сугышчылар бик рәхмәтле калды, шул вакытта ук алар бездән маскировка челтәрләре җибәрүебезне сорадылар. Алар анда бик кирәк. Анда бит буш кыр, урманнардан бары тик агач ботаклары гына калган. Баш очында дроннар оча. Һәм Питрәчтә “Көмеш волонтерлар” маскировка челтәрләре үрә башлагач, без дә бу эшкә алынырга булдык. Алар безгә технологияне күрсәттеләр, мин алардан материаллар алып кайтам, әзер продукцияне кире илтеп бирәм.

Маскировка әзерләүдә даими рәвештә 60тан артык кеше катнаша – пенсионерлар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, шулай ук укытучылар белән бергә мәктәп укучылары да килә. Авылда хезмәт сөючән һәм бердәм халык яши – авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә уртаклашалар. Сугышчыларга ярдәм итү – абстракт түгел, ә конкрет кайгырту: авылдан махсус хәрби операциягә мобилизация белән биш кеше киткән, тагын бер ир-ат контракт төзегән.

Эшләр авыл мәдәният йорты фойесында бара, биредә тулы технологик цикл җәелдерелгән: кемдер материалны тасмаларга кисә, кемдер аларны челтәргә бәйли. Маскировка челтәрләрен үргәндә барлык технологияләрне сакларга кирәк, югыйсә аны хәрби объект буларак ачыкларга мөмкиннәр.

Гөлфирә Галиеваның махсус хәрби операция зонасында туганнан туган энесе Армиз хезмәт иткән, ул профессиональ хәрби, десантчы, ел ярым сугышкан, каты яраланган, хәзер дәвалануда, 15 операция кичергән.

– Мин сугышның бетүен, егетләребезнең исән-сау кайтуларын телим. Шуңа күрә мин монда килдем. Безне авыл советы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Илдус Гыйбадуллин, Айсинә Галиева һәм башкалар чакыра. Күршеләр һәм дус кызларым белән киләм. Без көн саен җыелабыз, өчәр сәгать эшлибез. Инде дүрт маскировка челтәре ясадык. Мин култык таяклары белән киләм – күптән түгел үземә буынны алыштыру буенча операция ясадылар.

Гөлфирә Шәмсиева – пенсионер, 38 ел урман хуҗалыгында эшләгән:

– Узган юлы авылдан җыйган бүләкләрне төрдек: оекбашлар, термокиемнәр, трико, костюмнар, сабын, консервалар җибәрдек.

– Анда егетләр безнең илебез өчен көрәшәләр, сәламәтлекләрен, гомерләрен куркыныч астына куялар, – ди Зөлфия Гыйниятова. – Аларга ярдәм итү – безнең бурычыбыз. Авылдашларыбыз хезмәт иткән полкларга да, башка полкларга да ярдәм җибәрәбез. Җыйган бар нәрсәне Питрәчкә илтәбез. Анда инде ярдәмнең кайда кирәгрәк икәнен билгелиләр.

Армиягә мондый халык ярдәме күрсәтүнең әһәмияте бик зур. Барысын да машиналар гына эшләп, ясап бетерә алмый, элеккегечә, нәрсәләрнедер кул белән эшләргә туры килә. Күпьеллык планнар һәм программалар буенча эшләүче оборона комплексы предприятиеләре барысын да тиз генә җитештермәячәк. Сугыш алып бару тактикасын үзгәртүгә сыгылмалы оператив реакция нәкъ менә алгы сызыктагы сугышчылар белән элемтәдә булган зур булмаган җитештерүләрдә мөмкин. Һәм, әлбәттә, сугышчыларга үзләренең ялгыз түгеллеген, халыкның, илнең алар белән булуын, аларны көтүләрен һәм җиңү өчен эшләүләрен белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса