Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле авылында үзара салым программасы буенча юлларны ремонтлыйлар

Шәлелеләр 2014 елдан бирле үзара салым буенча республика программасында катнаша һәм авылдагы юлсызлык проблемасын уңышлы хәл итә

Шәле авылында 47 урам бар, аларның гомуми озынлыгы илле километрдан артык. Авыл җирлеге составына ТатЦИК һәм Люткино авыллары да керә.

Безнең төп бурыч - юлларның торышын яхшырту, кайдадыр аларны яңартабыз, кайдадыр ремонтлыйбыз, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов. - Быел Кәвәл урамында 128 метр, Муса Җәлил урамында 150 метр, Кооперативная һәм Дружба урамында 484 метр юлга вак таш җәйдек. Казанская урамында 1000 метр һәм Почтовая урамында 500 метр юлга таш җәеп бетерәсе бар. Бу эшләргә акча җитмәде, бу юлы халыкның 37 проценты гына үзара салым программасын тормышка ашыру өчен акча тапшырды. 378 мең сум акча җыйдык, аңа республика ярдәме дә өстәлде. Нәтиҗәдә, ике миллион сумга якын акча тупланды. Битараф булмаган кешеләр күбрәк булса, юллар проблемасын быел ук хәл итеп булыр иде, – дип билгеләп үтте Илшат Рифатович.

Башка мөһим эшләр дә бар, дип өстәде ул. Урамнарга 317 фонарь урнаштырылган, ел саен иллегә якын лампочка янып чыга, шуларны алыштыралар. Су белән тәэмин итүдә кыенлыклар бар, су системасына инде илле елдан артык. Шуңа күрә ул еш ватыла. Авария урыннарын табып, ремонтлыйлар, салкыннарга кадәр җитешсезлекләрне бетерергә тырышалар. Хәзер Һади Такташ урамында эшләр бара.

Халык саны, бигрәк тә авылның үзәк өлешендә, елдан-ел арта, яңа урамнар барлыкка килә. Шуның белән бергә суга, юлларга ихтыяҗ арта. Хәзер Вахитов урамына су башнясы кирәк, чөнки бу микрорайонда соңгы елларда тулы бер бистә барлыкка килде, су җитмәү хәзер үк сизелә инде. Бу проблемаларны Шәле халкы үзара салым программасын хуплап, уртак көч белән хәл итә ала, - дип саный җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса