Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәле авылыннан яшь ана олы улы белән ураза тота

Элекке елларда уразаны башында, уртасында һәм ахырында өчәр көн тоткан, бу юлы ай буе.

Шәле авылыннан Лилия Газимова, башка ислам тарафдарлары кебек үк, Рамазан аенда кояш чыкканнан кояш батканчыга кадәр үзен ризык һәм судан чикли.

Элек Лилия Газимова ураза мәгънәсенә бик үк төшенмәгән. Унбер яшьлек улы Аяз ярдәмендә аны тирәннәнрәк аңлый башлаган.

– Минем дүрт балам бар: баштарак йә йөкле вакытым туры килә иде, йә бала имезә идем, шуңа күрә озак ураза тоту турында уйлаганым булмады. Иртәнге намазларны укысам да, үземне чын мөселман, дип санамый идем. Ике ел элек олы улым мәчеткә йөри башлады. Өйдә ул миннән бергәләп догалар уку турында сорый башлады. Шулай әкренләп мин намазга бастым. Уразаны да аның белән бергә тота башладым. Ул әле кечкенә, кайвакыт аны кызганам һәм сәхәргә (иртәнге ашка) уятмыйм, ләкин ул минем артымнан ук уяна һәм уятмаган өчен миңа үпкәли. Шуңа күрә мин аның теләгенә каршы түгел, – дип сөйли Лилия.

Ураза көннәренең бер шатлыклы мизгеле – ифтар вакыты (кичке ашау). Әгәр дә кеше ураза тотучыны ашатса, бу шулай ук изге гамәлләрдән санала. Шуңа күрә күп кенә мөселманнар ифтар вакытында берберсенә кунакка йөриләр. Лилия дә күршеләре белән чиратлап кичке ашлар оештыра: бүген бер гаиләдә җыелсалар, иртәгә икенчесендә.

Исламда ураза тоту тәртибе — дөньядагы барлык диннәр арасында да иң катгые. Төп тыю тәүлекнең якты вакытында ризык һәм хәтта су кулланудан тулысынча баш тартуны күздә тота. Лилия элек авыр булганын таный, әмма быел уразаның барлык көннәре дә җиңел үткән. Ул һәр көн намаз укыган һәм Аллаһыдан сабырлык сораган. Нәкъ менә шул ярдәм итте, дип саный. Уразада иң мөһиме – ният.

– Соңгы вакытта язмыш безнең гаиләне ныклыкка сынады, кайбер авырлыклар булды. Бертуган энем Риязны мобилизацияләделәр. Хәзер минем иң зур теләгем һәм хыялым – аның исән-сау өйгә кайтуы. Узып киткән ел минем тормышка карашымны үзгәртте. Без барыбыз да Аллаһка ышанабыз, әмма көндәлек эшләр белән аның турында онытабыз. Хәзер иман миңа нык булырга, тормыш авырлыкларына бирешмәскә ярдәм итә, – дип ышандыра ул.

21 апрельдә барлык мөселманнар Ураза бәйрәмен бәйрәм итәләр, бу уразаның тәмамлануын аңлата. Лилия бөтен гаиләсе белән аңа алдан әзерләнә, өйне җыештыра. Бәйрәмгә бер көн кала мунчага керәләр, ә аны иң матур киемнәрдә каршы алырга гадәтләнгән.

– Бу көнне ирем белән улым мәчеткә баралар, ә без кызыбыз белән бәйрәм өстәле әзерлибез, камыр ризыклары пешерәбез, көн дәвамында әти-әниләргә кунакка барабыз, – дип уртаклашты Лилия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса