Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле авылыннан Ринас Исламов үз куллары белән татар орнаментлы төрле әйберләр ясый

Алар башка милләт кешеләренең күңеленә дә хуш килә

2016 елдан ул тәрәзәләр өчен матур наличниклар, коймаларга һәм капкаларга бизәкләр, почта тартмалары һәм адрес табличкалары ясый. Авыл йортларында аның эшләрен тану авыр түгел.

– Бу эшне бизнес дип атый алмыйм, чөнки ул беренче чиратта күңел өчен. Мин артык табыш эзләмим. Моның белән Эчке эшләр министрлыгы структурасында хезмәт иткәндә мавыга башладым. Нервалы хезмәт, төрле контингент, күп вакыт җинаятьчеләр белән аралашасың. Сменадан кайтып, үз мастерскоемда стресстан арына идем. Җентекле иҗади эш игътибарны читкә юнәлтергә булыша, – ди ул.

Белеме буенча Ринас юрист. Берничә ел Росгвардиядә эшләгәннән соң, гади тракторчы булырга карар итә. Бишенче сыйныфтан башлап ул әтисе белән тракторда йөргән, шуңа күрә һаман техникага тартылган. Металл эшләнмәләр ясау белән буш вакытында шөгыльләнә, иң беренчеләрен үзе өчен эшләгән.

– Бу үзеннән-үзе башланды, йортны тышларга кирәк иде. Бәяләрне белешеп, мастерлар эзли башладым. Шуннан соң, боларны үзең эшләү яхшырак икән, дигән карарга килдем: акча да янга калды, яңа һөнәр дә үзләштердем. Металл бөгә торган махсус станок ясадым. Аны сүтеп ун тапкыр эретеп ябыштырдым... Шулай өйрәндем. Интернетта мастер-класслар карап өйрәндем, – дип искә ала ул.

Элек узорларны кул белән кисә торган булган. Хатыны белән улы сызымнар ясаган, ә ул аларны калайдан махсус кайчы белән кискән. Хәзер исә катлаулы процессларны лазер башкара. Аппарат та инде кулдан ясалган түгел, ә импортлы. Аның беренче эшләнмәләре хәзергәчә өенең арткы өлешен бизәп тора. Ул аларны клиентларына аерманы күрсәтү өчен махсус калдырган.

– Башта бер бизәкне атналар буе ясадым. Куллар авырта башлау белән, дарулар сөртеп, кабат эшкә керешә идем. Лазер сатып алганнан соң, эш ике-өч тапкырга тизрәк һәм сыйфатлырак була башлады. Хәзерге вакытта сигез наличниктан торган бер заказга якынча өч атна китә. Бу әле баштанаяк эшкә чумсаң гына, – дип чагыштыра ул.

Үзенең мастерскоен иске сарайны сүтеп төзегән. Эшләү өчен уңайлы урын төзү турында хыяллана, әмма әлегә вакыт таба алмый.

Гаиләсе аңа бик нык ярдәм итә. Героебызның әнисе аның белән бергә тәрәзәләр куя. «Ул бик көчле рухлы кеше!», – ди аның турында Ринас елмаеп. Аның мавыгуы арзаннардан түгел. Мастер сүзләренчә, бүгенге көндә металлдан уеп ясау эшен башлар өчен, ким дигәндә миллион сум акча кирәк. Ул әкренләп башлаган.

– Хәзер материалларга бәяләр гел артып тора. Элек саморез 80 тиен торса, хәзер инде ул дүрт сумга җитте. Металл бәяләре атнага өч тапкыр үзгәрә. Элек берсе 300 сум тора иде, пандемия вакытында 1950 сумга кадәр артты. Шуңа күрә «кыйммәт» дисәләр, мин материалларның бәясен санап күрсәтәм. Әмма бу инвестицияләр моңа лаек. Агач наличниклар озак сакланмый, аларны ел саен буяп торырга кирәк, ә тимер ярты гасыр тора, – дип аңлата ул.


КЫЗЫКЛЫ ФАКТ

Гадәти мотоциклдан ул суда һәм кар көртләрендә батмый торган җиңел, киң тәгәрмәчле гадәти булмаган трактор ясаган. Бәрәңге утырткан җирне дә аның белән тырмалый. Техниканың тәгәрмәчләре йомшак, шуның аркасында яшелчәләрнең сабакларына зыян килми дип ышандыра.

Ринас – дини кеше. Намаз укый, еш кына авыл чараларында хәйрияче булып катнаша, мәчеткә һәм зиратка ярдәм итә. Күптән түгел мәчет өчен берничә металл шамаил ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса