Шәле мәчете имам-хатыйбы корбан китерү тәртибе һәм кагыйдәләре турында сөйләде
“Башта үзең өчен, аннары башкалар өчен”
6 июньдә мөселманнар Изге корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көннең төп гамәле булып корбан чалу тора. Шәле мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов бу йоланың традицияләре, мәгънәсе һәм кагыйдәләре турындагы барлык сорауларга җавап бирде.
– Яше һәм сәламәтлеге буенча нинди сарыклар корбанга чалынырга мөмкин?
– Корбан чалу өчен бер яшьлек сарыклар, бәрәннәр һәм кәҗәләр ярый. Искәрмәле очракларда, әгәр алты айлык бәрән тиешле дәрәҗәдә симез булса, ул да корбанга китерелергә мөмкин. Хайван тулысынча сәламәт, аксак булмаска һәм нинди дә булса күзгә күренеп торган кимчелекләрсез булырга тиеш.
Әгәр дә сез авыру хайван сатып алгансыз һәм бу турыда корбаннан соң гына белгәнсез икән, Аллаһ аны кабул итәр дип ышанам. Ләкин әгәр шикләнәсез икән һәм тагын бер хайван сатып алу мөмкинлегегез бар икән, моны үзеңне тынычландыру өчен эшләргә мөмкин.
– Үлгән туганың өчен корбан чалырга ярыймы?
– Ярый һәм кирәк. Бу аңа башка дөньяда файда китерәчәк. Әмма шуны истә тотарга кирәк, беренче чиратта, корбан үзең өчен башкарыла. Әгәр кешенең икенче яки өченче хайван сатып алу мөмкинлеге бар икән, ул вакытта моны мәрхүм әтисе яки әнисе, абыйсы яки апасы, хатыны яки ире өчен эшләргә мөмкин.
– Һәр мөселманга гомерендә бер генә тапкыр булса да Мәккәгә барырга кирәк, диләр. Үз гомерендә мөселман ничә тапкыр корбан китерергә тиеш?
– Дөрес. Һәрбер мөселман гомерендә бер тапкыр хаҗ кылырга, Мәккә һәм Мәдинәнең изге җирләренә барып, барлык йолаларны үтәргә тиеш. Әгәр сезнең финансларыгыз һәм сәламәтлегегез бар икән, бу таләп актуаль.
Корбан чалуга килгәндә исә, без аны һәр Корбан бәйрәмендә башкарырга тиешбез, узган ел яки аннан алда эшләгән булсак та. Шуңа күрә мөселман кешесенә үз финансларын анализларга һәм мөмкинлек бар икән, сарык сатып алырга һәм корбан китерергә кирәк. Шуны истә тотарга кирәк: хаҗ – гомердә бер тапкыр, ә Корбан – ел саен.
– Корбан бәйрәмендә акчалата, шәхсән катнашмыйча катнашып буламы?
– Әйе, андый хәл рөхсәт ителә, хәзер кешеләрнең күбесе шулай эшли дә. Сезнең өчен сарык сатып алсыннар һәм сезнең өчен корбан чалсыннар өчен, туганнарга яки оешмаларга акча җибәрергә мөмкин. Хәтта хайванны да видеоэлемтә буенча сайларга мөмкин. Теоретик яктан, видеоэлемтә буенча дистанцион рәвештә корбан чалу йоласында катнашырга да мөмкин, гәрчә практикада мин моны әлегә очратмадым.
Әмма иң яхшысы – корбан чалуны шәхсән үзең башкару. Белмәсәгез яки курыксагыз, әлбәттә эшне хайванны чалучыга тапшырырга кирәк.
Шундый хәдис бар, анда пәйгамбәр кызы Фатыймага корбан чалган вакытында янәшә басып карап торырга кушкан, чөнки канның беренче тамчысыннан кешенең гөнаһлары кичерелә. Шулай булгач, анда булу хуплана. Әгәр кызгану һәм курку хисләре туа икән, аларны җиңәргә тырышырга кирәк, ләкин үзеңне мәҗбүр итеп түгел.
– Әгәр хайван чалган вакытта ычкынып, качып китсә, аны тотарга кирәкме?
– Әгәр тотып була икән – бу яхшы. Әгәр барып чыкмаса – сезнең ниятегез кабул ителәчәк. Сез үзегездән торганның барысын да эшләдегез бит. Аллаһы Тәгалә кешенең күңелендә нәрсә икәнен белә, аның ихлас ниятләрен белә һәм шулар буенча савабын кайтарачак, иншәАллаһ. Әгәр дә мөселман барыбер шикләнә икән, качып киткән хайван урынына тагын бер тәкә сатып ала ала икән, ул чагында шулай эшләсен.
– Нигездә, корбанга сарыклар чалалар? Аларны башка хайван белән алыштырып буламы?
– Була, сыер, үгез, буйвол яки дөя корбанга китерелергә мөмкин. Сарык тәкәсе исә Ибраһим пәйгамбәр һәм аның улы тарихы белән бәйле. Аллаһы Тәгалә Ибраһимны сынар өчен аңа Исмәгыйль улын корбан итәргә куша. Ибраһим моңа буйсына. Һәм соңгы мизгелдә Аллаһы Тәгалә аның улын сарык белән алыштыра. Бу хак дин һәм Аллаһы Тәгаләгә буйсыну үрнәге була. Сарыкны корбан итү Аллаһ хакына иң кадерле нәрсәдән баш тартырга әзерлекне һәм кеше корбанын таләп итмәгән Аллаһы Тәгаләнең шәфкатен символлаштыра. Сарыкны корбан итеп, без пәйгамбәрнең сөннәтен тергезәбез.
– Әгәр чаласы хайван гаиләдәгеләрнең яраткан хайванына әйләнсә (мәсәлән, балалар аңа бик нык ияләшсә)?
– Монда балаларның психикасын бозмау мөһим. Аларны моңа алдан әзерләргә кирәк, бәйрәм бала күңеленә травма салырга тиеш түгел. Иң яхшысы аңа баштан ук хайванга нык ияләшергә ирек бирмәскә, аның мәче яки эт кебек дустына әверелергә юл куймаска кирәк.
Балаларга бу бәрән безне оҗмахка алып бара, аның ярдәмендә без сират күпере аша үтәчәкбез, дип аңлатырга була. Шәригатькә каршы килмәслек итеп, әкият формасында сөйләргә була. Иң мөһиме – барысын да йомшак һәм әдәпле итеп аңлату.
– Корбан китерүгә аерым әзерләнергә кирәкме?
– Әйе, хайванның үзенә дә тирән ихтирам белән карарга, рухи яктан әзерләнергә, зикер укырга, бәйрәмгә әзерләнергә кирәк. Кызганыч, күпләр яңа елны, туган көннәрен зурлап үткәрәләр, ә Корбан сизелмичә генә узып китә. Балалар аны көтми, чөнки ата-аналар бәйрәм атмосферасы тудырмый. Ә бит балачактан бу көнгә мәхәббәт тәрбияләмәсәң, олы яшьтә дә ул алар өчен мөһим булмаячак.
– Бәйрәм вакытында кешеләр ешрак нинди ялгышлыклар ясый?
– Беренче ялгышлык – кешеләр башкалар өчен корбан китерә. Бу дөрес түгел – корбанны башта үзең өчен, аннары гына, мөмкинлегең бар икән, туганнарың һәм якыннарың өчен эшләргә кирәк.
Икенче ялгышлык – хайванны чалып эшкәрткәннән соң аның калдыкларына ваемсыз мөнәсәбәт. Кайберәүләр эчке әгъзаларын, тиреләрен чүп савытларына чыгарып ташлыйлар, һәм бу коточкыч күренеш тудыра: этләр сөякләрен сөйрәп йөри, ис, чебеннәр... Бу кешеләрнең ислам диненә карата мөнәсәбәтен боза! Әйләнә-тирә мохитне мәсхәрә итмәс өчен, барлык калдыкларны махсус билгеләнгән урыннарда утильләштерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа