Шәледә Хәмидуллиннар гаиләсе чишмәне торгызу эшенә алынган
Моннан эчәр өчен су алып була инде, әмма әлегә аның янында эшләр дәвам итә.

Әнисә Хәмидуллина өчен авыл чишмәсе – балачак истәлеге, ата-аналары, туган җире белән элемтә. Шәле авылындагы “Картан чишмәсе” янында аның яшьлек еллары узган. Бүген Хәмидуллиннар гаиләсе чишмәне торгызу эшенә алынган.
– Минем әти белән әни якында гына яшәделәр, – дип сөйли ул. – Без һәрвакыт монда су алырга төшә идек. Терлекләр өчен дә суны моннан китердек. Бу урында тормыш кайнап торды
Шуннан бирле күп еллар үтте. 1997 елда Әнисә белән Әхәт Хәмидуллиннар Питрәчкә күчеп киләләр. Әнисә апа тегүче була, мәктәп ашханәсендә һәм хастаханә ашханәсендә дә хезмәт куйган. Ире гомер буе тракторда эшләгән. Пенсия яшенә җитәрәк аларның туган җирләренә булган мәхәббәтләре аларны кире туган авылларына тартып кайтара һәм менә инде алар дүрт ел чамасы монда яшиләр.
Ул балачагыннан шуны яхшы хәтерли, авыл халкы бу чишмәне гел карап, тәртиптә тоткан. Ләкин акрынлап кайчандыр кешедән өзелмәгән, шау-гөр килеп торган урын тулысынча агачлар һәм куаклар белән капланган. Әлбәттә бу ир белән хатынны бик нык борчый. Әнисә апа моңа шулкадәр борчылган, хәтта аның күңелендә чишмә турында шигырь дә туган.
Башта аның ире бу урынны, ташландык булып күренмәсен өчен, куаклардан чистарткан. Трактор белән иңкүлеккә төшү куркыныч булса да, алар барысын да булдырып чыгалар. Якында гына яшәүче авылдашлары да ярдәм иткән. Бу көннәрдә төзекләндерү эшләре актив бара.

– Әти-әниебез исән булса, алар да чишмәнең яңаруына бик сөенерләр иде, – ди Әнисә апа.
Әнисә апа билгеләп үткәнчә, бу аның теләге булса да, тормышка ашыру һәм тәвәккәллек – иренең казанышы. Хәмидуллиннар финанслауны да үз өстенә алган – алар төзүчеләр эшенә үзләре түлиләр. Ләкин авылдашлары да читтә калмый: күбесе садака (ирекле иганәләр) китерә.
– Кешеләр баштан ук акча кертергә теләделәр, ләкин мин алмадым. Ә хәзер инде: “Ал, зинһар, безнең дә өлешебез керсен”, – диләр. Хәзер, эш тулы куәтенә баргач, ярдәмне кабул итәбез, – дип билгеләп үтте ул.
Чишмә өстендә беседка төзиләр. Шулай ук төшү өчен уңайлы баскыч ясарга планлаштыралар.
– Без Питрәчтән туган авылыбызга кайтырбыз дип уйламаган идек. Авылга ничек кайтып урнашканны аңламый да калдык. Башта борчылдым, чөнки ике кызыбыз да Олан Илендә – Шәледән еракта яши. Аннары мин волонтерлар белән маскировка челтәрләре үрә башладым, һәм бу минем игътибарымны читкә юнәлтә. Хәзер менә чишмә белән мәш киләбез, – дип сөйли Әнисә апа.

Моннан эчәр өчен су алып була инде, әмма әлегә аның янында эшләр дәвам итә. Беренче нәтиҗәләрне күреп, Әнисә апа яңа шигырен дә иҗат иткән. Анда ул үзенең бөтен балачагы чишмә буенда узуы турында әйтә, чишмәнең икенче тормыш алуына шатлыгын белдерә.
Ул “Картан чишмәсе” дип атала. Әнисә апа хәзер аңа “Яшьлегем чишмәсе” дигән исем бирергә хыяллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia