Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәледәге янгын: фаҗигагә ничек юл куймаска

Янгында 85 яшьлек Зөлфирә апа Сабирова һәм аның 35 яшьлек оныгы Айрат Кашапов һәлак булды. Кызлары Минзәлия Кашапова җәрәхәтләр алган.

Якшәмбе иртәсендә районның иң зур авылларының берсендә төнлә коточкыч хәл килеп чыгуы турында билгеле булды. Монда төнге сәгать берләр тирәсендә янгын чыгып, ике кешенең гомере өзелгән. Электр һәм заманча материаллар безнең тормышыбызны җиңеләйтә һәм бизи, ләкин куркынычсызлык кагыйдәләренә җитәрлек игътибар бирмәү йорт-җирне көлгә әйләндерергә мөмкин.

Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Рәмис Габдрахманов быел янгыннар санының шактый артуын билгеләп үтте:

– 2025 ел башыннан бирле 39 зур янгын теркәлгән, бу алдагы чор күрсәткечләреннән 21%ка артык. Узган ел бездә корбаннар булмады. Быел – икәү. Һәм өч зыян күрүче, узган ел берәү иде.

Янгыннарның төп сәбәпләре электр җиһазлары белән эш иткәндә куркынычсызлык техникасын бозу (46%) һәм ут белән саксыз эш итү (41%) белән бәйле. Янгыннарның 82%ы торак секторда, 11%ы – бакчачылык ширкәтләрендә теркәлгән.

Бу цифрлар нәрсә турында сөйли? Хәзерге заманның уңайлылыгы энергияне күбрәк куллана торган җайланмалар белән бәйле. Монда суыткычлар, суыткыч камералар, су җылыткычлар, ә хәзер инде кондиционерлар да күздә тотыла. Ә иске йортлардагы электр үткәргечләре мондый көчкә исәпләнмәгән, һәм бу үткәргечләр еш кына йорт хуҗаларының үз куллары белән төрле сортлы чыбыкларны кулланып эшләнгән. Дистә еллар узу белән агач йортлар дары кебек кипкән, өстәвенә, борынгы коры штукатурка урынына модалы евроинтерьерлар да агулы төтен белән янучы арзанлы пластиктан ясала.

Шәледә янгын чыгуның конкрет сәбәпләре әле ачыкланмаган. Ләкин төп сәбәп үзгәрми: беркем дә янгын чыгар дип көтмәгән, янгын вакытында үзләрен ничек тотарга белмәгән.

– Бу бик тату гаилә, – дип сөйли җирлек башлыгы Илшат Әхмәтҗанов. – Зиратка барып, атабабалары өсләрен җыештырырга 12 кеше җыелган. Кунарга калганнар.

Без барыбыз да шуны истә тотарга тиеш: йотта кешеләр күбрәк булган саен – электр челтәрләренә дә йөкләнеш зуррак. Кемдер телефонын зарядкага куя, кемдер телевизор карый, кемдер нәрсә дә булса эшләр өчен электролобзик кабыза. Әгәр чыбыклар һәм контактлар кызса – алар акрынлап яналар, аларның каршылыгы арта, бу янгын куркынычын арттыра.

Кешеләрнең ут белән саксыз эш итү очрагы да күбрәк була. Зур чараларда янгын сүндерү машинасы һәм ашыгыч ярдәм машинасы юкка гына һәрвакыт сакта тормый. Ә гаилә тантаналарында мондый мөмкинлек юк, моны үз оешканлыгың хисабына компенсацияләргә кирәк. Г

Билгеле булганча, гадәттән тыш хәлләр кешедә чиктән тыш көч һәм җитезлек уятырга мөмкин, ләкин моның канда адреналинның артык дозасы аркасында килеп чыгуын бик азлар гына аңлый. Шуңа күрә янгында кешеләр үзләрен, асылда, адекват тотмый. Хәтта алар соңыннан “шаһитлар буларак” сөйләгәннәрне дә ачыклап бетерергә туры килә.

– Йорт тулысынча агачтан, ягъни утка чыдамлылыкның бишенче дәрәҗәсендә иде, – дип аңлата эчке хезмәт майоры Рәмис Габдрахманов. – Янгын бик тиз бөтен мәйданны чолгап алды һәм бер түбә астында урнашкан башка корылмаларга да күчте.

Шәле һәм Питрәчтән килгән янгын сагы бүлекчәләре янгынның таралуына юл куймый. Йортта булганнарның күбесе вакытында эвакуацияләнә. Ләкин икесе һәлак була. Өстәвенә, шаһитларның күрсәтмәләре каршылыклы – әллә алар чыга алмаганнар, әллә инде ниндидер сәбәпләр аркасында янган йортка кире кергәннәр.

– Бу конкрет очрак турында гына түгел, ә күпьеллык тәҗрибәне гомумиләштереп әйтәм, – дип сөйләде Рәмис Габдрахманов. – Зыян күрүчеләр еш кына янгынны сүндерә башлаучылар, ут белән көрәшү тәҗрибәсе булмаганнар булып чыга. Һәм кешеләр кайчак мәгънәсезлек аркасында һәлак була – янгын көчле түгел кебек тоела, өйгә кереп, нәрсәнедер коткарырга мөмкин дип уйлыйлар. Ләкин тиз янучан пластик материаллар бик куркыныч – аңны югалту өчен аның төтенен 1-2 сулау да җитә. Үз тормышыгызны куркыныч астына куймаска кирәк, бернинди акча, документлар, бизәнү әйберләре сезнең гомерегез бәясенә тиң түгел. Утка бары тик бер сәбәп белән генә керергә мөмкин – кешене коткару өчен!

Рәмис Айдар улы халыкны үз торакларында, бигрәк тә кыска ялганыш ихтималы күпкә югарырак булган иске корылмаларда электр үткәргечләренең торышын тикшерү кирәклеге турында кисәтте.

– Шулай ук без барлык йорт хуҗаларына автоном янгын хәбәргечләре куярга киңәш итәбез. Алар төтен барлыкка килүгә яки температура үзгәрүгә сигнал бирә һәм сезгә куркыныч турында вакытында хәбәр итә. Янгынны башланган гына вакытында үз көчең белән җиңеп була, һәм моның өчен өйдә янгын сүндергеч булу һәм аннан файдалана белү яхшы. Фаҗигаләрне булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгы турында алдан һәм системалы рәвештә кайгыртырга кирәк.

Янгыннан зыян күргән, якыннарын югалткан гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны +79503108223 (Гайнетдинова Резеда Рәүф кызы) телефон номеры буенча күчерә алалар, ул банк картасына бәйләнгән.

Редакция коллективы янгында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса