Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәледән мич чыгаручы Госман Миндубаев: «Мич чыгару өчен иң яхшы кирпечләр сайлап алына»

Бер мичне нигездән алып төтен торбасына кадәр ясау өчен уртача көн ярым вакыт китә

Госман Миндубаев 20 мартта үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул әле дә эшсез тормый, кечкенәдән эшләп үскәнгәдер, тик утырырга күнекмәгән. Әтисе Рәхми абый Вахитов исемендәге колхозда комбайнчы булып эшләгән һәм сирәк һөнәрләрнең берсе мич чыгаручы һөнәренә ия булган, бу эшкә улларын – олы улы Госманны һәм кече улы Корбангалине дә өйрәткән.

Башта Госман әтисендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, ул аны мич чыгарырга да үзе белән кирпеч биреп торырга, балчык изәргә ала торган була. Әгәр комбайн йөртү һәм ашлык сугу бик җиңел бирелсә, мич чыгаручы булу өчен күбрәк тырышырга туры килә.

– Барлык авыл малайлары кебек үк, күп урыннарда эшләргә туры килде, – дип сөйли Госман Рәхмиевич. – Агачын да кистек, печәнен дә чаптык. Ләкин миңа беренче көннәрдән үк мич чыгаручы эше ошады. Беренче мичне Мәгъсүм абый Хәйруллинга чыгардым. Ул зур авыл миче иде. Башта, төтен чыгармасмы, дип борчылдым, бу турыда хуҗага да әйттем. Ул башта барысын да тикшереп карарга тәкъдим итте, төтен чыкса, яңадан сүтеп салырсың диде. Бәхеткә, аны сүтәргә туры килмәде, барысы да яхшы килеп чыкты. Шуннан соң миңа заказлар килә башлады, мин кечкенә мичләрдән мунча, зур өй мичләренә кадәр чыгарырга өйрәндем.

Вакыт узу белән останың кулы шомара. Бер мичне нигездән алып төтен торбасына кадәр ясау өчен уртача көн ярым вакыт китә. Газлаштыру елларында мичләрне газга көйләп үзгәрткәндә заказлар күп булган. Ул вакытта бер ел эчендә сиксәннән артык мич чыгарган. Авыл халкы танылган Шәле коймакларын пешерү өчен зур мичләрдән дә баш тартмаган. Монда иң мөһиме – пөхтәлек һәм төгәллек кирәк, мич һәм төтен юлы яхшы да, матур да булырга тиеш, чөнки мичләр йортларда күренеп торган урында урнашкан, һәм алар инвентарь гына түгел, ә йорт учагы символы да булып тора. Бу җылылык чыганагы да, анда төрле тәмле ризыклар да әзерләргә мөмкин.

– Мич чыгару өчен иң яхшы кирпечләр сайлап алына, – дип дәвам итә безнең сөйләшүне тәҗрибәле мич чыгаручы. – Алар тигез, яхшы яндырылган, утка чыдам булырга тиеш. Кирпеч ясау өчен бик яхшы сыйфатлы балчык кулланыла. Барысы да кул белән эшләнә, чөнки балчык мастерокка ябыша. Үз гомеремдә бик күп мич чыгардым, нәтиҗәсен күреп күңел шатлана. Алар бит стандарт түгел, төрле зурлыкта.

Госман Рәхмиевичка мич чыгаручы һәм комбайнчы һөнәре генә җитми, ул егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип, башка һөнәрләр дә үзләштерә – ташчы, балта остасы, электрик. Аның бригадасы заманча йортлар төзи башлый. Барысы да тәҗрибәле бригадир җитәкчелегендә башкарыла.

– Госман абый белән эшләү рәхәт, – дип билгеләп үтә аның ярдәмчесе һәм хезмәттәше Илсур Исмәгыйлев. Ул барысын да белә, эшне белә һәм безне дә өйрәтә. Эш вакытында күп сөйләшергә яратмый, тиз һәм сыйфатлы эшләгәнне ярата. Аңардан күп нәрсәгә өйрәнергә була, ул ярдәм итәргә, киңәшен бирергә һәрчак әзер.

Госман Миндубаев яшелчәчелек белән мавыга, хатыны Разия белән парник һәм бакчаны карый, иртә яздан ук кыяр һәм помидор ашый башлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса