Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәледән Равил Абдуллин тузган аяк киемен дә яңартырга тырыша

Сирәк һөнәр иясе үзенең шөгыле турында сөйләде

“Мин тузган аяк киемнәрен чыгарып ташлыйм һәм яңаны сатып алам", – дип җавап бирде питрәчлеләрнең күпчелеге социаль челтәрләрдә үткәргән сораштыруда. Шуңа күрә  хәзерге вакытта аяк киеме рәтләүче һөнәренә ихтыяҗ булмауга гаҗәпләнерлек тә түгел. Ә шулай да тузган аяк киеменә яңа сулыш өрергә буламы? Без моны Шәле авылыннан  аяк киеме ремонтлаучы, пенсионер Равил Абдуллиннан ачыкларга тырыштык.

Равил Абдуллин гомере буена күп кенә эш урыннарын алмаштырган: шофер, тракторчы, умартачы ярдәмчесе булып эшләгән. Бервакыт ул җитештерүдә җәрәхәт алган, аңа инвалидлык биргәннәр. Шуннан соң аңа авыр физик эш башкарырга ярамаган.
– Хатыным көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче иде. Аның хезмәттәшләре минем хәлем турында белә иде һәм миңа үземне итек рәтләүдә сынап карарга тәкъдим иттеләр – ул вакытта, 80-90 нчы елларда,  авылда итекләр популяр иде. Беренче көнне үк мине итек өстәле артына утырттылар. Каршымда шундый ук өстәлдә мине яңа хезмәткәр итеп өйрәтергә килгән тәҗрибәле мастер утырды, ә ул үзе өйдә эшләде. Мин аның итек астына ничек олтан салганын  игътибар белән күзәтә башладым. Останың төп эше тишек итекләрне рәтләү иде. Миңа  һәр  эштә дә барысын да хәтердә калдыру һәм  кабатлау өчен бер тапкыр карап тору да җитә. Монда да мин биремне яхшы үтәдем, 2 сәгать эчендә 1 итек рәтләдем һәм мине эшкә кабул иттеләр, – дип искә ала Равил Миңнуллович.

Ул чакта бөтен бина итекләр белән тулган була. Аларны санап бетерерлек булмый. Әлеге итекләрне ремонтлау өчен якынча 2 ай вакыт киткән. Көнгә 3әр парны яңарткан, ә дүртенчесен рәтләр өчен кирәкле бар нәрсәне иртәгегә әзерләп калдыра торган булган. Шулай  ул көздән язга кадәр эшләгән. Аннары комбинатны ябалар. Халык аяк киеме ремонтлаучысыз кала. Равил Абдуллинны кешеләр район үзәгенә җибәрергә теләми. Беренчедән, ул чакта бөтен кешенең дә машинасы булмый, икенчедән, аларга юлга вакыт һәм акча тотарга туры киләчәк. Ул заказларны үз өендә кабул итәргә була. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр һәр кышын итекләр ремонтлый. Авыл халкы бүген дә уңайлы җылы аяк киеменнән баш тартмый. Узган кышта Равил Абдуллинга 60-70 пар итек алып килгәннәр. Елның башка вакытларында ул сандали, туфли, сапоги,  ботинкалар  рәтләү белән мәшгуль. Әгәр йорт хуҗасы  өйдә булмаса, яки ишек бикләнгән булса, кешеләр аяк киемен капка астына куеп  яки коймага элеп китәләр икән. Аяк киеме  ремонтлаучы аларның кемнеке икәнен дә белмичә, карап тикшереп чыга, рәтлисе урыннарын тәртипкә китереп куя. Ә аның  хуҗасы аяк киеме өчен килгәч кенә билгеле була.

- Менә бүген сандали гына таптым. Хуҗасы булмаса да, бернинди язу  да калдырылмаган булса да, мин аларны ясап куйдым. Набойкасы төшеп калган икән, – диде мастер. – Миңа бу  бер дә авыр түгел. Эш булып торуына сөенәм генә.  Мин тик утырырга яратмыйм. Алъяпкычымны киям, утырам, телевизор кабызам һәм  эшкә керешәм, – дип уртаклашты аяк киеме ремонтлаучы. - Элек кешеләр күн аяк киеме генә кия иде, ә хәзер дермантинны сайлыйлар. Еш кына аларның табан аслары төшә. Хәзер аяк киемнәре чыдам түгел шул, бер тапкыр абынсаң куба да чыга. Мин аны кире ябыштырам, аннары җеп белән тегеп чыгам, шулай эшләгәндә генә  аяк киеме озакка чыдый.
Аяк киеме рәтләүче авылдашларының үтенечләрен беркайчан да кире какмый, хәтта тузып беткән  аяк киемнәренә дә яңа сулыш өрергә тырыша ул. Әмма ул пычрак аяк киеме алып килсәләр заказны кабул итмәскә дә мөмкин. Аның өчен бу үзенең хезмәтен, аяк киемен хөрмәт итмәү билгесе. 

Равил Абдуллин өчен бу яраткан шөгыле, чөнки ул аңа ләззәт бирә. Ул шулай ук умартачы да әле. Карника, карпатка, бакфаст токымлы бал кортларыннан торган 20 умартасы бар. Күп төрле  бал ала. Ишегалдында сарыклары бар. Ә бакчада төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр: помидор, кыяр, виктория, виноград үстерә. “Өй эшләре белән күбесенчә үзем шөгыльләнәм”, дип билгеләп үтте ул. Хатыны Рафилә эштә – Казан медицина учреждениесендә санитарка булып эшли. Яшүсмер чактагы романтик мөнәсәбәтләре турында елмаеп искә алды ул. Булачак ир белән хатын бер мәктәптә укыган. Алар  гардеробта  кием кесәләренә язу язып салып калдыра торган булганнар. Мәктәптән соң ул армиягә киткән, ә кыз аны көтеп алган. Әлеге пар 1981 елда өйләнешкән. Алар ике бала үстергәннәр: уллары Рөстәм комбайнчы, кызлары Рамилә шәфкать туташы булып эшли. Ике оныклары бар, берсе хәзер армиядә, икенчесе мәктәптә укый. 

Равил Абдуллин билгеле булганча, Шәле авылында бердәнбер аяк киеме рәтләүче. Хәзер аңа 63 яшь. Ул үз эшен ташларга җыенмаса да, киләчәктә аны үзеннән соң калдырырга кирәклеген яхшы аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса