Салым хезмәте хәбәр итә
Шәхси эшмәкәрләр өчен коронавирус эпидемиясенең тискәре йогынтысы аркасында ярдәм чаралары каралган.
Бу - 2020 елның 2 кварталына караган хисап салым чорлары өчен салым, җыемнар, иминият взносларын түләүдән азат итү.
Салым түләүдән азат итү өчен сезгә салымнарның исәпләнгән суммалары белән салым декларациясен тапшырырга кирәк, ә федераль салым хезмәте декларацияләрдә бирелгән барлык суммаларны мөстәкыйль рәвештә юкка чыгара һәм сезнең бюджет белән исәп-хисап торышында әлеге күрсәткечләр чагылмаячак.
Шуңа игътибар итегез, әгәр ташлама сезгә кагыла икән, уен бизнесына НДС һәм хезмәткәрләр өчен НДФЛ турында онытмагыз: бу салымнарны гомуми тәртиптә түләргә кирәк.
Шулай ук Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы, коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә килеп туган хәлнең начараюы шартларында зыян күргән шәхси эшмәкәрләр өчен 2020 елның исәп-хисап чорында мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары 20 318 сум тәшкил итә.
Безнең илдә эшмәкәрләр һәм оешмалар табышларының шактый өлешен яшереп калдырга тырыша.
Хезмәт өчен түләүдән һәм салымнардан акчаны янга калдыру өчен, күп кенә эш бирүчеләр ялланган хезмәткәрләргә хезмәт хакларының бер өлешен рәсми рәвештә түләми. Әлбәттә, бу законсыз эш. «Соры» хезмәт хакын оптимальләштерү схемаларын гамәлгә ашыручы эш бирүчеләр шуңа әзер булырга тиеш, салым органнары тарафыннан тикшерү нәтиҗәсендә бу факт барыбер ачыкланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа