Салым хезмәте Питрәч районы эшмәкәләре һәм халкы белән очрашулар үткәрәчәк
Чаралар җирле кинотеатрда узачак.
Питрәч районында салым хезмәте вәкилләре белән мәгълүмати очрашулар узачак.
Беренче очрашуга салым салуның гадиләштерелгән системасын (УСН) һәм патент системасын (ПСН) кулланучылар чакырыла. Ул 19 февральдә 10.00 сәгатьтә Питрәч авылында кинотеатрда узачак. Очрашуның темасы – 2026 елда үз көченә керәчәк салыми законнарындагы үзгәрешләр.
Икенче чара 3 мартта узачак һәм декларация кампаниясе мәсьәләләренә багышланачак. Салым хезмәте белгечләре гражданнарга шәхси кабинет ачарга ярдәм итәчәк, шулай ук 3-НДФЛ декларациясен тутыру буенча сорауларга җавап бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia