Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сәрия Сабурская татарстанлыларны халыкара Кеше хокуклары көне белән котлады

Аның сүзләренчә, ел саен дөнья җәмәгатьчелеге хокукларны һәм ирекләрне яклауны киңәйтә

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская республика халкын Халыкара Кеше хокуклары көне белән котлады.

«1948 елның 10 декабрендә кешенең һәм аның хокукларының өстенлеген раслаучы документ – Кеше хокукларының гомуми декларациясе кабул ителде. Бу әһәмиятле вакыйга нәтиҗәсендә раса, тән төсе, җенесе, теле, дине, сәяси яки башка карашлары, милли яки социаль чыгышы, милек, сословие яисә башка хәленә карамастан, һәр кешегә хас бушган аерылгысыз хокуклар игълан ителде», – дип билгеләп үтте ул.

Сабурская сүзләренчә, ел саен дөнья җәмәгатьчелеге хокукларны һәм ирекләрне яклауны киңәйтә, күп санлы кешеләргә гаделлеккә һәм тигезлеккә ирешү мөмкинлеген тәэмин итә. Бу көн, – дип ассызыклады Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, - үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белү, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт күрсәтү һәм мөстәкыйль рәвештә ярдәм итә алмаучыларга ярдәм итү мөһимлеген искә төшерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса