“Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр Питрәч районы полиция бүлегендә кунакта булды
Әңгәмә барышында олылар барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Полициядә балаларны эчке эшләр органнары хезмәткәрләре эше белән таныштырдылар, Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының кайсы югары һәм урта уку йортларында укырга мөмкин булуын аңлаттылар. Мәсәлән, бу Казан юридик институты, Алабуга хәрби Суворов училищесы. Балалар ЮХИДИ хезмәткәрләре, кинологлар, экспертлар турында белделәр. Яшь кунакларга шулай ук махсус шәхси саклану чаралары – бронежилет, каска, противогаз күрсәттеләр.
Яшүсмерләр алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлеге ветераннар советы рәисе Марина Карпова чыгыш ясады, ул полиция хезмәте чорындагы кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты. ЮХИДИ юл-патруль хезмәте төркеменең өлкән инспекторы Роман Закалов катнашучыларга хезмәт автомобилен күрсәтте, җәяүлеләр һәм велосипедчылар үтәргә тиешле юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен РФ административ кодексының статьяларын аңлатты.
Эксперт-криминалистик төркемнең өлкән эксперты Сергей Левахин вакыйга урынында экспертның эше турында сөйләде, дактилоскопия һәм предметтан бармак эзләрен алу эше барышын күрсәтте. Балалар хезмәт этен һәм аның нәрсәләр эшли белүен күрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia