Сайлау көнне татарстанлылар арасында дүрт айфон һәм 100 мең сум акча уйнатылачак
«Минем Татарстан» квестында 10 меңгә якын кеше катнашкан инде.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). «Минем Татарстан» квестында катнашучы татарстанлылар арасында ТР Дәүләт Советына сайлау көнне дүрт iPhone һәм 100 мең сум акча уйнатылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына уенны оештыручыларның берсе Максим Кисляков хәбәр итте.
«Бүген – республикабыз өчен бик тә мөһим көн һәм бу көнне тагын бер квест оештырырга булдык. Без дүрт айфон (икесе - «ВКонтакте», тагын икесе – Instagram социаль челтәрендә) уйнатабыз. Моның өчен үз участогыңа килергә, анда фотога төшәргә, фотоны социаль челтәргә урнаштырырга, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк. Шул чагында әлеге смартфоннарның берсен оту мөмкинлегенә ия булачаксың. Бүген шулай ук суперуенда 100 мең сум акча уйнатылачак», - дип ачыклык кертте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа