Питрәч районы Селәнгеш авылының тарихы турында сөйлибез
Татарстан Республикасының заманча картасында элеккеге Лаеш өязенең бер өлешен биләп торган Питрәч районындагы Селәнгеш авылы атамасы янына (юкка чыккан) дип язылган. Әйе, бу шулай. Әмма, төгәлрәк әйтсәк, хәзерге вакытта авылда әле өч йорт сакланып калган, шуларның берсе - торак йорт. 2008 елда алынган мәгълүматларга караганда, биредә рәсми рәвештә бер кеше теркәлгән.
Селәнгеш авылында яшәүчеләрнең көнкүреше турында белүче кешеләрнең берсе - авыл советында утыз елдан артык хезмәт куйган Мәсәния Котдус кызы Шәмсетдинова. Башта анда бухгалтер, аннары 19 ел башкарма комитет секретаре булып эшләгән.
Гаҗәеп хатын-кыз ул! Әлеге торак пунктта яшәгән кешеләрнең күбесенең исем-фамилияләрен әлегә кадәр яхшы хәтерли. Аңа әле дә теге яки бу кешене искә төшерүен сорап мөрәҗәгать итәләр. Аның хәтере бик яхшы. Ул тумышы белән Иске Йорт авылыннан. Чытыга кияүгә чыга һәм гомер буе шунда яши. Бүгенге көндә зур гаиләсе белән янәшә. Хәзер пенсиядә.
Ә яшь чагында башта Селәнгеш һәм Иске Йортта почта тараткан. Аның искә алулары буенча, Селәнгештә ул вакытта башлангыч мәктәп (өстәвенә, мәктәптә балалар күп була), шулай ук клуб булган, ул 1967 елга кадәр эшләгән. Соңрак клуб бинасын сүткәннәр. Аны Иске Йорттан ниндидер ир-ат сатып ала һәм аны йорт итеп үзгәртеп сала. Әле тагын анда почта булган. Ул 1967 елдан 1976 елга кадәр эшләгән.
Почтада ике телефонистка эшләде - Анна Кузнецова һәм Ләлә Тучева, - дип искә алды Мәсәния Котдусовна. - Почта башлыгы Надежда Захарова иде, аңа кадәр Николай Григорьевич Захаров булган. Иминият агенты Глухов Михаил Гурьевич та хәтеремдә әле. Фельдшер Мария Яковлевна Ермолаева, укытучы Василий Александрович Аполлонов (ул мәктәп ябылганнан соң киткән), сугыш ветераны Василий Иванович Батьков, киномеханик Валентин Семенов (чиркәү алдында яшәгән, Чытыда кино күрсәткән, ә башта Селәнгештә) була. Ул вакытка инде бу кешеләрнең күбесе Питрәчкә күчеп китте. Александр Крусев та хатыны белән Питрәчкә күченде (ул нормировщик булып эшләде). Селәнгештә иң соңгача Елена Моисеева гына яшәде. Почта каршында Тугеева Варвара, укытучы Глухова Валентина яшәде. (Бәлки, бу кешеләрнең туганнары Питрәчтә яшидер һәм алар истәлекләре белән авыл тарихын тулыландыра алыр).
Мәсәния Котдусовна әйтүенчә, Селәнгеш хатын-кызлары бик ягымлы, кунакчыл булганнар. Ул чорда андагы барлык өйләрдә дә рус мичләре булган, алар анда аш пешергән, гадәттә мичтә сөт кайната торган булганнар. Кайнатылган сөтнең тәме искиткеч иде, дип искә ала ул. Һәм алар һәрвакыт чәй эчәргә чакыралар иде.
Мин анда эшләгән чорда, чиркәү (Иоанн Предтечи Усекновения чиркәве) эшләми иде инде, - дип сөйли Мәсәния Шәмсетдинова. Чиркәү язмышы турында берни дә әйтә алмыйм. Әмма ул вакытта анда гыйбадәт кылмауларын төгәл хәтерлим. Аның ишекләрен яптылар. Хәтта, чаңы да бар иде кебек. Анда кеше һәрчак нәрсәдер табарга тырышты, эзләнде, казынды. Бер хатын-кыз - Надежда Захарова чиркәү тирәсен һәм аның эчен җыештырганын хәтерлим. Авыл бик матур, чиста иде, җирле халык беркайчан да чүп-чар ташламады. Бәрәңге, яшелчәләр үстереп көн күрде.
Сөйләшү барышында ачыкланганча, 1967 елда анда әле 25ләп торак йорт булган. МТС булган, аны 1971 елда башка колхозга – Княжага күчергәннәр. Шуннан соң халык таралыша башлый. Анда әле кечкенә генә сөт заводы да булган, сөтне анда якын-тирә авыллардан алып килгәннәр (ул Әлбәден юл өстендә булган).
Әти анда сөт ташыган, - ди Мәсәния Котдусовна, - әмма бу миңа кадәр булган. Продукцияне саклау өчен, язын базларга боз салалар иде. Селәнгештә бик тырыш халык яшәде. Барысы да диярлек сыер асрады. Анда кешеләр үзара тату яшәде. Газета-журналлар кайтканын көтеп почтага җыелганыбызны хәтерлим, шул чакта берберебез белән чын күңелдән сөйләшә, аралаша идек. Әле еш кына коммутаторга кизү торырга чыктык. Шаярыштык, көлештек. Мин бик юксынам бу кешеләрне.
Хәзерге вакытта элеккеге авыл урынында бары тик өч йорт кына калган, шуларның берсе генә безнең көннәргә сакланган. Калганнары кая юкка чыккан соң? Күчкәндә аларны сүтеп алып киткәннәр икән, чөнки алар бүрәнәдән булган - ул вакытта иң киң кулланылган материал иде ул. Авыл халкының кирпеч йорт салу мөмкинлеге булмаган. Бу бик кыйммәт, чыгымлы булган. Без шуны белә алдык, Селәнгешкә Надежда Никифоровна Захарованың кызы (ул Селәнгештә яшәгән) Валентина Захарова кайта. Тагын авылга Наҗия Солтанова кайтып йөри. Әмма тумышы белән ул бу авылдан түгел, биредә йорт кына сатып алган. Авылда, өч кенә йорт булуга да карамастан, электр үткәрелгән, бер йорт территориясендә су өчен скважина борауланган.
Ут булуы сөендерә, - дип сөйләде Валентина. - Селәнгеш карьеры эшли башлаган вакытта онытылган авылга да электр үткәрделәр.
Элек Селәнгештә яшәгән кешеләр бирегә сирәк кайта, гадәттә бу православие бәйрәмнәренә туры килә. Кече ватаннарына кайта алучылар да аз калып барадыр инде. Бу авылга эләгүе дә җиңел түгел. Сүз уңаеннан, без әлеге авылга кышын барырга уйлаган идек инде, әмма, ул вакытта анда барып җитүе шактый кыен, бөтен җир кар белән капланган иде. Җәйне көтәргә туры килде. Әмма җәен дә авылга барып җитүе җиңел булмады. Очраклы гына үтеп киткән машиналарның эзләреннән билгә кадәр үлән ерып авылга көчкә килеп җиттек. Соңыннан ачыкланганча, бу сукмакны әлеге аулак урында урнашкан умарталык хуҗасы салган. Без анда керергә батырчылык итмәдек. Ә менә исән калган бердәнбер йорт хуҗабикәсе Валентина Захарова белән сөйләшеп алу мөмкинлеге булды, ул монда кайткалап йөри икән. Ул шушы авылда туыпүскән. Шушында мәктәптә укыган. Аның сүзләренә караганда, мәктәп җидееллык булган, балалар да әз булмаган.
1967 елда Селәнгештә 25ләп торак йорт исәпләнгән. МТС булган, 1971 елда ул башка колхоз – Княжага күчерелгән.
Хәзерге вакытта элеккеге авыл урынында бары тик өч йорт кына бар, шуларның берсе генә безнең көннәргә кадәр сакланып калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа