Шамил Садыйков: «Мәүлә Колый - таш астыннан үсеп чыккан чәчәк»
Шәле авылында туып-үскән, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Мәүлә Колый мирасын торгызу идеясен актив хуплый.
- Шамил Мөхәммәтович, узган тематик конференциядә Мәүлә Колыйны әһәмияте ягыннан Габдулла Тукайга тиңләдегез. Аны нинди сәбәпләр аркасында югары бәялисез?
- Бу феноменаль шәхес, ул соңгы вакытка кадәр тиешенчә бәяләнмәгән иде. Бәлки, ул үзенә бер төрле мифик, табигый булмаганлыгы аркасында җитди кабул ителмәгәндер. Ә бәлки бу аның турында мәгълүмат аз булуга бәйледер. Мәүлә Колыйны таш астыннан үсеп чыккан чәчәк белән чагыштырам. Чөнки ул вакытта караңгы вакыт, репрессияләр, кысырыклаулар чоры була. Татарларда дәүләтчелек тә, тарих та, мәгариф системасы да, хакимият тә, милләтне формалаштыру органнары да булмый. Әмма шундый шартларда да ул үзен таба, әдәбият белән шөгыльләнә, әсәрләр иҗат итә алган. Бу әсәрләр кулдан күчереп язылган, алар кулдан кулга күчеп йөргән, халык аларны яратып укыган. Мәүлә Колый тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, әдәбиятны төрки, болгар әдәбиятыннан, Казан ханлыгыннан Тукай буынына кадәр китереп җиткерүче. Әгәр Мәүлә Колый булмаса, бәлки, бу ике арадагы җеп өзелгән булыр иде. Һәм бүгенге татар әдәбиятының ул замандагы матурлыгы сакланып калмаган булыр иде. Шуңа күрә Мәүлә Колыйның әһәмияте Габдулла Тукай һәм башка бөек язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнекеннән ким түгел. Без аны тиешенчә бәяләргә һәм өйрәнергә тиеш, бу мөһим.
- Дөрес, сез Мәүлә Колыйны популярлаштыру инициаторларының берсе булдыгыз?
- Үз вакытында аның шәхесенә карата игътибарны арттыру инициативасы Айдар Хафизовтан чыкты. Аннары инде мин җирле җәмәгатьчелекнең Мәүлә Колыйны популярлаштыру белән кызыксынуын район җитәкчесенә җиткердем. Безне хупладылар һәм хәзер вакыйгалар киң үсеш алды.
- Сез аның биографиясен һәм иҗатын ни дәрәҗәдә тирәнтен өйрәндегез? Сезне барыннан да бигрәк нәрсә кызыксындырды? Андагы нинди сыйфатлар сездә аеруча соклану уятты?
- Моңа кадәр аның турында тарихи материаллар әз булды, шуңа күрә җентекләп өйрәнү мөмкинлеге юк иде. Әмма хәзер, минемчә, бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат пәйда булыр. Бүгенге көндә миңа билгеле булганнардан, аның халыкчанлыгын аерым билгеләп үтәр идем. Мәүлә Колый безнең районда яшәүче гап-гади кеше булган, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән, тыйнак тормыш алып барган. Әмма шул ук вакытта күренекле шәхес, югары белемле, югары интеллектуаль кеше булган. Һәм иң мөһиме, ул татар әдәбиятын халыкка якынайта, гади кешеләр өчен аңлаешлы итә, аларны борчыган темаларны күтәреп чыга алган.
- Аның Питрәч районыннан булуы исбатланган фактмы әллә гипотезамы. Сез кайсы вариантны дөрес дип саныйсыз?
- Шәхсән минем өчен бу расланган факт, монда шикләнергә урын юк. Чөнки Мәүлә Колый, аның әсәрләре турында әтием күп сөйләде. Ул миңа ата-бабаларыннан, туганнарыннан килгән мәгълүматны тапшырды. Мәүлә Колый белән бәйле бик күп тарихи мәгълүматлар буыннанбуынга тапшырыла.
- Чыты мәчетен Мәүлә Колый исеме белән атарга, әлеге авылга керү юлында стела куярга планлаштыралар. Сез ничек уйлыйсыз, шул рәвешле аның мирасына карата кызыксыну уятып булырмы?
- Бу эш район өчен генә түгел, ә бөтен республика, бөтен татар халкы өчен дә зур әһәмияткә ия булачак. Бигрәк тә мәчеткә Мәүлә Колый исемен бирүләре символик мәгънәгә ия. Чөнки ул шагыйрь генә түгел, ә әдәбият эшлеклесе дә, суфыйчылык, дин белән дә бәйле шәхес. Аның әсәрләрендә Ислам һәм Коръән алга сөрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа