“Шатлык” приютында «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы " дәресе үткәрделәр
Питрәч районының «Шатлык» приютында мәктәп яшендәге балалар белән «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» дигән дәрес узды.
Дәреснең максаты: кеше тормышының төп кыйммәтләренең берсе буларак сәламәтлек турында күзаллау формалаштыру, балаларның файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү. Дәрестә социаль педагог «сәламәтлек турында» притчасын сөйләде, «зарарлы һәм файдалы гадәтләр» уенында катнаштылар, кеше организмына зарарлы гадәтләрнең нинди зыян китерүе турында сөйләде. Дәрес ахырында балалар сәламәт яшәү рәвеше турында видеоролик карадылар һәм викторинада катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia