Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләрне балчыктан әвәләп сыннар ясарга өйрәтәләр

Анда мастер-класслар һәр атна саен уза.

Балалар яңа иҗат төренә ничек карыйлар һәм аларны керамика серләренә кем өйрәтә – безнең материалда укыгыз. 

Районда керамика сәнгатен торгызу планлаштырыла. Идеянең авторы – керамист-рәссам, ТР халык сәнгать кәсепчелеге остасы Наталья Пилюгина.
Ул балачагын Шихазда авылында дачада үткәргән, шул чакта ук Питрәч районында керамик һөнәрчелек үсеше тарихы белән кызыксына башлаган. Питрәч авылында балчыктан савыт-саба ясаганнар, ул бөтен Идел буе төбәге буенча таралган. 20 гасыр башында биредә остаханә ачыла, анда балаларны чүлмәк ясау сәнгатенә өйрәткәннәр. Наталья Пилюгина бу тема белән кызыксына башлый, анда үткәнне кире кайтару теләге уяна. Ул проект яклый һәм грант ота. Шуңа күрә бүген, бер гасыр узгач, балаларга керамикага мәхәббәт сеңдерә башладылар.
Балалар белән инде бер елдан артык шөгыльләнәләр. Укытучы алар янына атнага бер тапкыр килә. Эш өчен, чын чүлмәкчеләрнеке кебек, барлык кирәк-яраклары да бар. Бу - махсус эшкәртелгән Питрәч балчыгы, кисү кораллары һәм гипс формалары. Соңгыларыннан төрле хайваннар, яшелчә, җиләк-җимеш фигуралары килеп чыга. Укытучы эш барышында һәрвакыт балалар янында, ул аларга төп кагыйдәләрне һәм алымнарны күрсәтә, соңыннан алар үз куллары белән предмет ясыйлар. Социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең Наталья Анатольевнаның укучылары булуы очраклы түгел. Алар - авыр чор кичерә торган балалар. Гадәти булмаган мавыгулар аларга уңай йогынты ясый: моңсу уйлардан, киеренкелектән аера. Дәресләргә өлкән төркемнән барлыгы 13 кеше йөри - икенче сыйныфтан алып тугызынчы сыйныфка кадәр укучылар.

Мин эт, кош, лимон ясадым. Миңа бу шөгыль ошый, ул тынычландыра, - ди Кирилл Куликов.

Соңгы дәрестә балалар беренче тапкыр чүлмәк ясадылар. Үзен сынап карарга теләүчеләр күп булды. Бу мөмкинлек һәркемгә бирелде. Бу бик нәзакәтле һәм сак эш. Бер дөрес булмаган хәрәкәт – һәм әйбер җимерелә.

Бераз кулларым калтырап китте һәм минем ваза тәлинкәгә әверелде. Тик соңыннан укытучы миңа матур ваза ясарга булышты, - дип елмаеп билгеләп үтә Станислав Кузьмин, үзенең иҗат җимешен күрсәтеп.

Эшләнгән әйберләрне соңыннан киптерәләр, яндыралар һәм буйыйлар. Яшь питрәчлеләрнең экспонатлары Казанда узачак Бөтенроссия күргәзмәсендә катнашачак.
Без чүлмәк ясау сәнгате турында әле күп тапкырлар ишетәчәкбез. Наталья Пилюгина үз проектын киңәйтергә планлаштыра. Район яшьләрен, өлкән буынны җәлеп итәргә, алга таба остаханә һәм хәтта керамика музее булдырырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса