Шатлыклары белән уртаклаштылар
Безгә редакциягә Питрәчтә яшәүче мөрәҗәгать итте, һәм әйтергә кирәк ул безне бик гаҗәпләндерде. Гадәттә безгә укучыларыбыз үз мәшәкатьләре, проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Бу юлы безгә зур куанычларын җиткерделәр.
Район үзәгендә яшәүче Николай Владимиров күптән түгел генә район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүе турында әйтте, эш шунда Никольская урамында иске зират янында юл катламы бик нык тузган, Дуслык урамы ягыннан чокырлар барлыкка килгән, әлеге юлдан йөрүе бик авыр, шулай ук бик куркыныч була башлаган.
Берничә көн узуга әлеге юлны ремонтладылар, янәшә тирәдәге урамнарда яшәүчеләр моңа куанып туя алмады. Минемчә, монда рәхмәт әйтми булмый.
Николай Прокофьевич әйтүенчә, ул һәм күрше берничә урамда яшәүчеләр әлеге мәсьәләне оператив хәл итүләре өчен район җитәкчелегенә, эшчеләр һәм подрядчикларга рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia