Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Щучье күлендә бер ир-ат суга батып үлгән

Узган атнада Питрәч авылында яшәүче 60 яшьлек кешенең суда гомере өзелгән

– Сулыкта алар икәү булганнар, икесе дә исерек килеш су коенганнар. Берсе бата башлагач, икенчесе аны ярга тартып чыгарган, әмма соң була, – дип җентекләп сөйләде бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтенең оператив кизү торучысы Рөстәм Вәлиев.  

Су коену сезонын ачу карары фаҗигале була. Беренчедән, су әле салкын, бу  туңуга һәм аякларны көзән җыеруга китерергә мөмкин. Икенчедән, безнең районда сулыкларда су коену тыела, чөнки аларның берсе дә бу максатлар өчен җиһазландырылмаган. Исегездә тотыгыз, эссе һава булганда   бераз суыну өчен елгага яки күлгә чумганда, үз тормышыгызны һәм сәламәтлегегезне куркыныч астына куясыз, шулай ук  моның өчен административ штраф  салулары да бар.

Бу быел суда кеше батып  үлүнең беренче очрагы, узган ел алар икәү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса