Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шигали авылы балалар бакчасында капиталь ремонт үткәреләчәк

Ремонт республика программасы кысаларында планлаштырыла.

Быел Питрәч районы Иске Шигали авылындагы «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт үткәреләчәк.

1984 елгы бинада шартларны яхшырту республика программасы кысаларында планлаштырыла. 

Бу 2022 елда программага кергән бердәнбер балалар бакчасы. Учреждение мәктәп бинасында урнашкан, анда 36 бала йөри», — дип сөйләделәр Питрәч районы хакимиятендә.

Район башлыгы Илһам Кашапов булачак эшләрнең күләме белән танышты.

Гомумән алганда, төзүчеләргә тугыз төр эш башкарырга туры киләчәк. Бу - барлык инженерлык системаларын (җылылык, электр, канализация), керү төркемнәрен ремонтлау, эчке бизәү эшләре. Шулай ук балалар бакчасы мәйданын арттыру, кер юу һәм өстәмә санузеллар ясау планлаштырыла. Ремонт суммасы әлегә килештерү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса