Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шигали һәм Кощак авыл җирлекләрендә бер ел эчендә булган үзгәрешләр турында сөйлибез

Авыл халкына бәхет өчен нәрсә кирәк?

 ШИГАЛИ: ҮЗАРА САЛЫМ ПРОГРАММАСЫ ҺӘМ МӘКТӘП ЯНЫНДА ПАРКОВКА

Авылда яшәүче бер хатын-кызның йортында 8 кеше теркәлгән. Ул, чыннан да, үзара салым республика программасы шартлары буенча, акчаны теркәлгән барлык кеше дә тапшырырга тиешме, дип кызыксынды. Аңа моның шулай булуы турында әйттеләр. 18 яшь тулган кеше үзара салым акчасын түләргә тиеш.
«Мәктәп янында тукталыш (парковка) ясап буламы?» Бу сорау күпләрне борчый. Район башлыгы Илһам Кашапов, дөрестән дә мәктәп янында хәрәкәтнең зур булуын, ә янәшәдә генә барлык социаль объектлар урнашуын  билгеләп үтте. Администрация юл хезмәтенә мөрәҗәгать юллады. Уңай җавап алынса туктау урынын (стоянка), һичшиксез, ясаячаклар.    
Шигали авыл җирлегендә рәсми рәвештә  7924 кеше теркәлгән, ә чынлыкта - 17 меңнән артык кеше. Нигездә бу, «Царево Вилладж» торак комплексы ярдәмендә, анда  ел саен яңа күп фатирлы йортлар төзелә. 


Авыл җирлегендә бер ел эчендә яңа ФАП, уен мәйданчыгы барлыкка килде, хәзер гомуми практика табибы офисы һәм мәчет төзелеше бара. 


Төзекләндерү эшләре башка юнәлешләрдә дә алып барыла. Авыл  эчендәге  400 метр юлга вак таш түшәлгән, Иске Шигали авылындагы ФАПка керү юлына асфальт салынган. Авария хәлендәге 60 сарай сүтелде, Центральная урамындагы карт агачларны кистеләр. Җәен территориядәге чүп үләннәрне, шул исәптән балтырган чабу оештырылган. 8 чүплекне ликвидацияләделәр, зираттан  6 йөк машинасы чүп-чар чыгардылар. 
Иске Шигали авылында су белән тәэмин итү буенча ремонт-торгызу эшләре башкарылды. 3 насос алыштырылды, Зеленая урамында гидрант урнаштырып яңа трасса салынды. 94 урам фонаре ремонтланган һәм алыштырылган. «Безнең ишегалды» программасы буенча 3 урам төзекләндерелде.  


ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК, САРАЙЛАР МӘСЬӘЛӘСЕ, БУА, ЮЛЛАРНЫ РЕМОНТЛАУ…

Бу – кощаклылар күтәреп чыккан төп темалар иде. Халык ут һәм су күрсәткечләрен тапшыру өчен кайда  да булса тартма урнаштыруны сорый. Мәсәлән, авыл советы яки почта бүлеге янында. Бу тәкъдим игътибар үзәгенә алынды. Тиздән мондый тартма барлыкка килер, мөгаен. 
Шулай ук буа төзекләндерелсә бик яхшы булыр иде, дигән теләк белдерде авыл халкы. Проблема шунда, ул теркәлмәгән, шуңа күрә анда нинди дә булса эшләр башкарырга ярамый. Бу яңа йортлар төзелә торган урамнарга да кагыла. Закон буенча юлларны башта рәсмиләштерергә кирәк, аннары гына асфальт салып була. Хакимият вәкилләре бу хәлгә әнә шулай аңлатма бирде.
Кощаклылар үзләренең теркәлмәгән сарайларын сүтүләренә каршы. Район башлыгы сарайларның сүтеләчәген раслады, чөнки алар рәсми теркәлмәгән, ә иң мөһиме – алар  куркыныч тудыра. Электр үткәргечләренең кыска ялганышы яки тәмәке тарту аркасында янгын чыкса барлык иске корылмалар да тиз арада янып бетәчәк  һәм ут торак йортларга күчәргә мөмкин.
Кощак авыл җирлегендә халык саны 4604 кеше тәшкил итә. 


Узган ел биредә күптән көтелгән тротуар салганнар, Званкада балалар мәйданчыгы ясаганнар, хәзер биологик чистарту корылмалары төзиләр.  


Күп санлы сораулар буенча җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннары һәм ясалма тигезсезлекләр, ФАП янында билгеләр урнаштырылды, мәктәп янында «тукталыш тыела» билгесе куелды. Биотермик чокыр ремонтланды. 16 өстәмә яктырткыч урнаштырылды. Чүп-чар өчен 16 евроконтейнер куйдылар, күп фатирлы йортлар өчен һәм зират янында яңа контейнер мәйданчыгы төзелде. 36 санкцияләнмәгән чүплек юк ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса