Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәле авылында балаларның әхлакый үсеше һәрдаим игътибар үзәгендә

Шәле авылы Мәдәният йортында чираттагы рухи-әхлакый чара булып узды.

Анда танылган нәшидләр һәм татарча мөнәҗәтләр башкару остасы Ильяс Халиков та катнашты. Ул тамашачылар игътибарына "Болгар җилләре исә" дип исемләнгән яңа тамаша тәкъдим итте.

Биредә балалар һәм өлкәннәр тагын бер кат безнең җирләргә Ислам диненең үтеп керү вакыйгасын искә төшерделәр, татар мәдәниятенә генә хас үзенчәлекле дини эчтәлекле мөнәҗәтләр тыңладылар, Мөххәммәд Пәйгамбәрнең җирдәге миссиясе турында сөйләштеләр.

"Заһир" мәчетенә йөрүче иң актив, сәләтле һәм Татарстан Диния нәзарәте үткәрә торган конкурс- викториналарда даими катнашучы балаларны бүләкләделәр. Аларның әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

- Әлеге чараның максаты - балаларга һәм аларның әти-әниләренә балаларны Ислам динендә тәрбияләүнең әһәмиятен күрсәтү, - диде мәчетнең ими-хатыйбы Тимур Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса