Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәле авыл җирлегендә бер ел эчендә ниләр эшләнгән?

Бу турыда җирлек башлыклары халык белән очрашуларда хисап бирде.

АМБУЛАТОРИЯ РЕМОНТЛАНДЫ, МӘЧЕТНЕ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕРГӘ ТЕЛИЛӘР 

2021 елда табиб амбулаториясенә капиталь ремонт ясалуы Шәле авыл җирлегендә иң зур вакыйга булды. Медперсонал өчен дә, пациентлар өчен дә хәзер уңайлы шартлар тудырылган. 
Җирлектәге юлларны, нигездә, үзара салым программасы буенча төзекләндерәләр. Шәледә Казанская, Овражная, Подгорная, Кавали, Муса Җәлил урамнарында 1054 метр, Татцикта 90 метр юлга вак таш җәелгән. 
Хәйруллин, Һади Такташ, Дружба урамнары буенча су белән тәэмин итү торбалары чистартылды, Овражная урамы коесына насос куелды. Советская, Казанкая, Ковали, Кооперативная, Муса Җәлил, Вахитов һәм Ленин урамнары буенча электр белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләделәр. 

Шәле авыл җирлегендә быел иске авария хәлендәге агачлардан арынырга, зират территориясендә агачларны тәртипкә китерергә, юллар салуны дәвам итәргә ниятлиләр. 
Шәледә 1895 елда төзелгән агач мәчетне торгызу планлаштырыла. Халык җыенында борынгы бина: мәчет яки музей өчен нинди статус алулары белән кызыксындылар. Күпләр беренче варианттан баш тартты. Тиздән бинаны җентекләп тикшерү һәм әлеге тема буенча фикер алышу өчен халык белән очрашу уздырачаклар. Аннары хакимият республикага мәдәни мирас объектларын торгызу программасына кертү өчен мөрәҗәгать әзерләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса