Шәле авылы балалары вакытларын файдалы уздыра
7 февральдә Шәле авылы китапханәсендә 4 нче сыйныф укучылары вакытны файдалы итеп уздыру максатыннан үз куллары белән гадәти булмаган әйбер ясап карарга булды.
Алар белән пластик савытлардан һәм пластилиннан курчак эшләдек. “Алпавыт кызы” курчагы бик матур килеп чыкты.
Безнең балалар кул эшләре белән шөгылләнергә, иҗат итәргә ярата, аларга мондый чаралар бик ошый һәм алар бик теләп, кызыксынып катнашалар. Алар монда күп кенә яңа, кызыклы мәгълүматлар ала.
Чыганак: Шалинская сельская библиотека
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia