Шәле авылында Җиңү көнен билгеләп үттеләр
8 нче майда , Шәле мәдәният йортында , ООО "Рацин - Шәле " , авыл ветераннар советы , Ф.Сафин исемендәге Шәле урта мәктәбе , авыл китапханәсе белән берлектә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган , "Без - 41 нче ел балалары " - дигән тематик кичә үткәрдек.
Бәйрәмгә аталары сугышка кикәндә ана карынында яралгы булып калган 1941 - 1942 нче ел балалары кунакка чакырылды.Чакырылган кунакларыбызның бөтенесе килә алмаса да , яртысыннан күбрәге килгәнгә бик шатландык. Бәйрәмебезнең беренче өлешендә хөрмәтле өлкәннәребезгә тирән эчтәлекле концерт күрсәтсәк , икенче өлешендә чәй табыны янында бәйрәм иттек .Әти дип әйтергә тилмереп үскән абый - апайларның күзләрендә яшь тамчылары.Чөнки сугыш дигән афәтне алар да нәни иңнәрендә күтәргәннәр : ачлы - туклы , киергә кием күрмичә , ата назын бер вакытта да татый алмаган буын .Абдулганиева Миннегайшә апай әйтә :" капка төбендә күн итек эзе күрсәм , өйгә чабып кайта идем . Әни әти кайтты мәллә ", дип -ди.
Бу гомерләр үтмәгән дә кебек ,
Әтиемне килә күрәсем.
Үрсәләнеп тормыш көткән чакта ,
Әтиләр бик кирәк , күрәмсең - дигән шигырь юллары үзеннән - үзе күңелгә килә.
Форсаттан файдаланып бик зур рәхмәт әйтәсе килә , бәйрәмебезнең спонсоры булган ООО "Рацин - Шәле" җитәкчесе Гаянов Айдар Фиркать улына , бөтен җаны - тәне белән башлап йөргән авыл ветераннар советы рәисе Газимов Наил Исмәгыйл улына ! Мондый бәйрәмнәр дәвамлы булыр , дип ышандырып калабыз .Әти - дип әйтергә тилмереп үскән буынга саулык , озын гомер , кайгы - хәсрәтсез тыныч тормышлар , бәхетле картлыклар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia