Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәле авылында яшәүче сугыш ветеранына 98 яшь тулды

Аны котларга районның беренче затлары, туганнары һәм авылдашлары килде.

Шәле авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Гыймадиев 98 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны бәйрәм белән котларга район хакимияте башлыгы, ветераннар Советы рәисе, социаль яклау бүлеге, мәдәният бүлеге, мәктәп укучылары, авыл җирлеге башлыгы һәм җирле авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе килгән иде. Барысы да аңа рәхмәт сүзләре һәм җылы теләкләр әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

Хәким Мингазович алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый. Армиягә аны 1942 елның 17 августында алалар. Чувашиядә хәрби хәзерлек үткәннән соң, аны Калуга өлкәсенә җибәрәләр. Аннан ул Смоленскка барып җитә, анда егет беренче тапкыр сугышка керә. 1943 елның 21 мартында авиабомба шартлау нәтиҗәсендә аның аягы яралана. Алты ай дәваланганнан соң, аны комиссиялиләр. Күпмедер вакыт хәрби заводларда эшли, аннан туган авылына кайта. Озак еллар йөк ташучы булып хезмәт куя.

Сугыштан әйләнеп кайткач, ул гаилә кора, тормыш иптәше Зөбәйдә белән бергә алар 58 ел гомер итәләр, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер ветеран кызы белән яши. Балалары, оныклары белән вакыт үткәрергә ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса