Шәле сабыйлары янгын сүндерүчеләр белән очрашты
Алар үзләре өчен файдалы мәгълүмат алды.
"Тургай" балалар бакчасы тәрбиячеләре уртанчы һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен янгын сагы хезмәте бүлегенә сәяхәт оештырды. Бу балаларның янгын куркынычсызлыгы һәм янгын сүндерүчеләрнең һөнәрләре турында белемнәрен ныгыту, янгын чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштыру, шулай ук сөйләм телләрен үстерү, бу һөнәр ияләренә карата горурлык хисләре уяту максатыннан оештырылды.
Сабыйлар янгын сагы хезмәткәрләре, тәрбиячеләре сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлады, алар үзләре өчен бик күп яна һәм файдалы мәгълүмат алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа