Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәледә ислам икътисады буенча мастер-класс үтте

4 декабрәдә Шәле авылының "Заһир" мәчетендә Россия ислам институты белән берлектә "Ислам икътисады һәм иминият" темасына сорау-җавап рәвешендә лекция үткәрелде.

Хәзерге вакытта ислам икътисады темасы актуальләшә бара. Нәрсәне аңлата соң ул "Ислам икътисады", ул гадәти икътисадтан нәрсәсе белән аерыла? Әлеге чара Россия Ислам институты каршындагы ислам икътисады һәм финанслар үзәге директоры Ринат хәзрәт Габбасов чыгышы белән башланып китте. Ул үз чыгышында хәләл һәм хәрәм турында сөйләде. Шулай ук очрашуга кунаккка КИУның шәригать факультеты деканы Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин чакырылды. Ул Коръән аятьләре һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд ((с.г.вәс) хәдисләренә таянып, аудиториягә әлеге термин турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, Шђле, Мастеркласс