Шәледә "Тылсымлы көз" бәйрәме
Шәле авылы мәдәният йортында, балалар белән "Тылсымлы көз" дип аталган уңыш бәйрәме үткәрелде.
Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: уеннар уйнадылар, үзара ярыштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, бәрәңге чүпләделәр, шалкан да тарттылар, җырладылар, биеделәр! Бәйрәмдә катнашкан бер генә бала да бүләксез кайтып китмәде. Һәркайсына сәламәтлек, укуларында уңышлар, бәхетле, кояшлы балачак теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа