Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәледән Исламия Сафина җиңүгә лаек булды

"Хәзинә" бәйгесендә якташыбыз, Шәле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Исламия Сафина бүләккә лаек булды.

25 декабрь көнне Казанда “ТАТМЕДИА” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Хәзинә” әдәби конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасының “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов; Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев; “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте вәкиле, “Рухият” нәшриятының баш мөхәррире Рамил Миңнуллин; ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова котлады.
Әлеге бәйгенең "Поэзия" номинациясендә якташыбыз, Шәле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Исламия Сафина кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса